16+

Кош гриппы Татарстанның 5 районына килеп җиткән

Моннан берничә көн элек кенә язган материалда кош гриппын Татарстан бусагасында дип кенә биргән идек, инде вирус бусаганы атлап, эчкә үк узды.

Кош гриппы Татарстанның 5 районына килеп җиткән

Моннан берничә көн элек кенә язган материалда кош гриппын Татарстан бусагасында дип кенә биргән идек, инде вирус бусаганы атлап, эчкә үк узды.

Республиканың Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе «ШК» хәбәрчесенә хәбәр итүенчә, Татарстанның биш районында әлеге авыру ачыкланган. 17 июль көнне алынган анализлар тавыкларның кош гриппыннан үлүен раслаган. Шулай итеп, Чүпрәле районының Шеланга авылында – 70 баш кош, Кайбыч районының Ульянково авылында – 35, Тәтеш районының Вожжи авылында – 59, Апас районының Югары Балтай авылында – 16 һәм Кече Күккүз авылында – 60, Кама Тамагының Кама Тамагы бистәсендә 106 баш кош юк ителгән.

Апас, Чүпрәле, Кайбыч, Тәтеш һәм Кама Тамагы районнарындагы дәүләт ветеринария хезмәте инфекция учакларын юк итү юнәлешендә эш алып бара. Үлгән кош-кортлар яндырылган, авыру табылган шәхси хуҗалыклардагы барлык кош-корт юк ителгән, авыру кошлар торган җирләргә дезинфекция ясалган. Әлеге авылларда мал табиблары халык белән аңлату эшләре алып бара. Соңгы мәгълүматлар буенча, барлыгы 350 кош (тавыклар, үрдәкләр) юк ителгән.
Әлеге биш районда кош гриппы буенча карантин игълан ителгән.   
Чүпрәле, Буа районы башлыклары Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов һәм Татарстан буенча Россельхознадзор идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов катнашында тиз арада җыелышлар уздырган.

Белгечләр әйтүенчә, авыру күрше Чувашстан Республикасыннан кертелгән кош-корт аша таралган. Халыкның аны үзе дә барып алуы, шулай ук алыпсатарлар кулыннан да сатып алуы мөмкин.    

Республиканың Баш ветеринария идарәсе әмере белән, районнардагы ветеринария берләшмәсе җитәкчеләренә күрсәтмәләр бирелгән. Бүген шәхси хуҗалыкларда кош-корт сатып алуны тыю төп бурыч булып кала. Ветеринария идарәсе “Меркурий” системасы аша Татарстаннан тыш, тагын кайсы төбәкләрдә кош-корт сату белән шөгыльләнүче эшмәкәрләрне ачыклый. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, алар Самара, Чувашстан, Түбән Новгород өлкәләрендә булган. Әлеге эшмәкәрләрнең автомобиль һәм кош-корт тоту сарайларында, ферма торакларындагы вируска мониторинг тикшеренү, механик чистарту һәм дезинфекция ясарга кирәк.
Моннан тыш, Чувашия Республикасы чигендә биш ветеринар-полиция посты эшли. Татарстанда кош-корт сатып алу тулысынча тыелган.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X