16+

«Кояш чыгышы иле»н буйсындырган татар егете

«Кояш циркы» Компания 1984 елда, Канаданың Монреаль шәһәрендә оеша. Анда барлыгы 2 меңнән артык кеше эшли. Циркның еллык кереме 600 миллион доллардан артып китә. Беренче чыгышлардан алып бүгенге көнгә кадәр әлеге цирк тамашаларын дөньяның 250 иленнән 90 миллионнан артык кеше караган. Ги Лалиберте «Кояш циркы»на нигез салучы һәм компаниянең җитәкчесе....

«Кояш чыгышы иле»н буйсындырган татар егете

«Кояш циркы» Компания 1984 елда, Канаданың Монреаль шәһәрендә оеша. Анда барлыгы 2 меңнән артык кеше эшли. Циркның еллык кереме 600 миллион доллардан артып китә. Беренче чыгышлардан алып бүгенге көнгә кадәр әлеге цирк тамашаларын дөньяның 250 иленнән 90 миллионнан артык кеше караган. Ги Лалиберте «Кояш циркы»на нигез салучы һәм компаниянең җитәкчесе....

«Кояш циркы»
Компания 1984 елда, Канаданың Монреаль шәһәрендә оеша. Анда барлыгы 2 меңнән артык кеше эшли. Циркның еллык кереме 600 миллион доллардан артып китә. Беренче чыгышлардан алып бүгенге көнгә кадәр әлеге цирк тамашаларын дөньяның 250 иленнән 90 миллионнан артык кеше караган.
Ги Лалиберте
«Кояш циркы»на нигез салучы һәм компаниянең җитәкчесе. Башта цирк артисты булган: аккордеонда уйнаган, ут йоткан. 2009 елның 30 сентябрендә космоска очкан. Ул - космоска очкан җиденче турист.
Ильяс Мингалиевне «Шәһри Казан»га дизайнер-верстка хезмәткәре, аның сыйныфташы Динар Хәмидуллин алып килде. 24 яшьлек егет ни өчен Япониягә киткән, анда ничек таныла алган? Ильяска сорауларыбыз бик күп иде. Ул аларның һәммәсенә дә японнарга хас төгәллек һәм кыскалык белән җавап бирергә тырышты.
- Әтием Рафаил Казан циркында акробат-жонглер булып эшләде. Беренче сыйныфка Авиатөзелеш районының 26 нчы мәктәбенә укырга керсәм дә, цирк мәктәбенә дә өлгерү өчен, алтынчы сыйныфта 71 нче мәктәпкә күчтем.
- Япониядәге циркка ничек килеп эләктең?
- 2002 елның июнь аенда цирк мәктәбе белән беренче тапкыр чит илгә чыктым. Ул безнең Израильгә беренче гастрольләребез иде. Тамашалар ике атна дәвам итте. Шул вакыт эчендә 17 шәһәрне әйләнеп чыктык. Циркны чит илләрдә аеруча яратып карыйлар. Мин башта Шапито циркында Европада - Германиядә, Италиядә, Франциядә һәм башка илләрдә эшләдем. Шуннан, күреп алып, «Кояш циркы»на чакырдылар. Миннән: «Ут белән жонглерлык итә аласыңмы?» - дип сорадылар. Канадага барып, циркның хуҗаларына номерларны башкарып күрсәттем. Ошаттылар һәм үзләрендә эшләргә тәкъдим иттеләр. Шулай Япониягә - «Кояш циркы»нда эшләргә киттем.
Биредә башка цирклардагы кебек хайваннар юк. Монда кешеләр генә эшли. «Кояш циркы» театр һәм цирк элементларын берләштерә. Мәсәлән, бер шоуда театр элементлары күбрәк булырга мөмкин, икенчесендә - циркныкы. Шоуның нигезендә бер вакыйга ята, ягъни аның сюжеты бар. Ул режиссер тарафыннан эзлекле төзелгән. Артистлар аны төгәл үтәргә тиеш. Бу - сәнгатьнең яңа төре. Цирк Казанга килгәч, үзегез дә боларга игътибар иткәнсездер инде.
Кеше гадәти циркка гаиләсе, балалары белән килә. Безгә исә балалар белән түгел, күбрәк ирләр һәм хатын-кызлар парлашып йөри, чөнки бу мюзикл, анда югарырак төшенчәләр бар. «Кояш циркы»н карарга килүчеләр шоудан сокланып, исләре китеп кайтып китәләр, чөнки, әйткәнемчә, ул - яңа күренеш. Һәр елны яңа шоу-спектакль барлыкка килә. Шоуларның исемнәре берни аңлатмый, тәрҗемәләре дә юк. Мисал өчен, һәр шоуда җырлыйлар. Мин дә бер җыр башкарам. (Ильяс аны безгә җырлап та күрсәтте.) Тик җыр «Кояш циркы» телендә, ягъни дөньяда булмаган телдә. Аның мәгънәсе дә юк. Бу исә кеше нәрсә уйларга тели - шуны уйласын өчен, махсус эшләнә.
- Ә син үзең нинди номерлар башкарасың?
- Башта гадәти булавалар белән жонглерлык итәбез. Аннары ут белән номер күрсәтәбез. Баштарак ут белән эшләү куркыта да иде. Кайчакта ул кулга да эләгә. Ләкин түзәсең - кулың пешсә дә, утлы таякларны төшереп җибәрергә ярамый. Ярый әле махсус перчаткалар белән эш итәбез. Бер-ике ай буе эшләгәч, күнегелде.
- Японнар циркны яратамы соң?
- Бик! Араларында хәтта фанатлар да бар. Бер шоуда күрәм: японлы кулына «Мин монда 200 тапкыр булдым!» дип язылган баннер тоткан иде. Японнар - бик эмоциональ халык, шуңа да безнең шоуларны бик яратып кабул итәләр. Кешеләре ягымлы булса да, робот кебегрәк дип әйтимме: гомерләре ике арада - өй белән эш арасында үтә. Японнар балаларын 7 яшькә кадәр бер нәрсәдән дә тыймыйлар. Шул яшьтән алып исә кырыс рәвештә тәрбияли башлыйлар. Нәтиҗәсе дә бар. Яшьләрнең перспективалары да зуррак. Техника өлкәсендә алар, мөгаен, дөньяда иң алдынгылардыр. Әмма җир тетрәүдән соң Япониядә икътисади кризис башланды. Шунлыктан Токиода махсус театрда эшләп килүче безнең труппа ябылды. Эшебезне башка илдә дәвам итәчәкбез.
Мин Токиода кунакханәдә яшәдем. Яшәгән урын өчен түлисе юк. Шимбә-якшәмбе көннәрендә икешәр шоу. Елына икешәр атна итеп ике тапкыр ял бирәләр. Буш вакытым килеп чыгуга, Казан, Татарстан яңалыклары белән танышырга тырыша идем. Татарча китаплар укыйм, сокланып, горурланып, интернеттан татар спектакльләрен, фильмнарын карыйм...
- Туган яклар сагындырды инде алайса?
- Мин үзем дәү әни тәрбиясендә үстем, биш яшемдә - әнием, ун яшь тулганда, әтием үлеп китте. Дәү әнием Чүпрәле районының Иске Задур авылыннан. Хәзер 83 яшьтә. Аны бик сагынам. Әйе, «Дю Солей»да акчаны яхшы түлиләр. Тик акчадамыни эш?! Кем белә, бәлки, Казан циркына кайтырмын да. Соңгы елларда Казанда да, гомумән, Россиядә дә циркларның эшчәнлеге яхшыра бара.
- Бу гомерлек профессия түгел. Артистлык карьерасын тәмамлагач, кайсы юлдан китәрсең икән?
- Әле яшь чакта, сәламәтлек булганда, эшләргә дә эшләргә иде. Без махсус диета тотабыз, һәрчак үлчәүдә. Ярты ел саен бөтен организмны тикшереп торалар. Казан циркында минем әтием белән бергә эшләгән Дамир абый бар. Ул алтмыш яшьтә дә үз эшен җиренә җиткереп башкара. Шуңа күрә әлегә киләчәгемне бары тик цирк белән генә бәйләп карыйм. Хыялга килгәндә, бер-ике елдан үзебезнең яулыклы татар кызына өйләнергә дигән ниятем бар.
(Ильясның ислам диненә мөнәсәбәте турындагы әңгәмәне алдагы саннарның берсеннән укырсыз.)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading