Шәһри Казан

Кояшлы һәм җылы яллар көтә!

Менә тагын чираттагы май бәйрәме килеп җитте. Синоптиклар әйтүе буенча, бу ял көннәре бик матур - кояшлы һәм җылы булачак.

Реклама

Бүген көндез әле салкынчарак булса да (+11, +16), инде 9 майда ук температура күтәрелә башлый. Шулай итеп, 9 май төнендә термометрлар +3, +8 градусны күрсәтсә, көндез +16, +21 градуска кадәр җылытачак. Көн кояшлы, явым-төшемнәр көтелми. 10 майда да кояшлы булачак, төнлә белән +4, +9 градус, көндез исә +18, +23 градус булуы фаразлана, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: