16+

Күперләр ачыла, юллар кыскара

Кичә, реконструкция һәм төзелеш эшләре тәмамланып, башкаланың Меңьеллык мәйданыннан Казансу аша күпергә керә торган төп эстакадалы юлдан транспорт хәрәкәте ачылды. Шулай ук яңартылган Ленин дамбасы Меңьеллык мәйданы ягыннан хәрәкәт өчен тулысынча ачык. Күпердә хәрәкәт өч полосада оештырылган.

Күперләр ачыла, юллар кыскара

Кичә, реконструкция һәм төзелеш эшләре тәмамланып, башкаланың Меңьеллык мәйданыннан Казансу аша күпергә керә торган төп эстакадалы юлдан транспорт хәрәкәте ачылды. Шулай ук яңартылган Ленин дамбасы Меңьеллык мәйданы ягыннан хәрәкәт өчен тулысынча ачык. Күпердә хәрәкәт өч полосада оештырылган.

Ачылыш тантанасы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин һ.б. рәсми затлар катнашында узды. Республика җитәкчесе, электромобиль руле артына утырып, юлның мөмкинлекләрен үзе сынады.
Ленин дамбасында һәм Казансу аша күпердә реконструкция һәм төзелеш эшләре ике елга якын вакыт эчендә башкарылды. Казан шәһәре Башкарма комитетының капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе җитәкчесе Илгиз Латыйпов журналистларга белдергәнчә, дамба һәм күпердәге эшләрнең гомуми күләме 3,2 млрд сум дип бәяләнә. Барлык чыгымнар проект документларына нигезләнеп алып барылган.
Күпергә керә торган беренче эстакадалы юл узган елның декабрендә файдалануга тапшырылган иде. Икенче төп эстакадада хәрәкәт бүгеннән эшли башласа, Батурин урамы ягыннан күпергә керә торган өченче юл транспорт өчен якын араларда ачылачак. Илгиз Латыйпов биредә бетон салу эшләренең шушы көннәрдә тәмамланачагын хәбәр итте.
Тагын бер сөенечле яңалык: Әмирхан проспектыннан Максимов урамына яңа магистраль ачылды. Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнарын тоташтыра торган юлның озынлыгы 2 чакрым. Юл объектында эшләр тулысынча тәмамланган: асфальтның ахыргы өслеге салынган, юлны төзекләндерү эшләре башкарылган, яктырту баганалары урнаштырылган. Яңа магистраль Авиатөзелеш районыннан Казан үзәгенә туры юл булып тора, ул юлдагы вакытны өч тапкырга кыскартырга мөмкинлек бирә. Яңа Савин районына казанлылар санаулы минутлар эчендә барып җитә алачак.
Моннан тыш яңа автоюл Копылов һәм ТЭЦ урамнары чатындагы транспорт киеренкелегеннән арынырга ярдәм итә. Биредә инде ике ел дәвамында, шул исәптән метрополитен төзелеше аркасында да җитди бөкеләр булды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading