16+

Красноярскида федераль Сабан туе узды

Красноярскиның Татышев утравында XV федераль Сабан туе узды.

Красноярскида федераль Сабан туе узды

Красноярскиның Татышев утравында XV федераль Сабан туе узды.

Сабан туен ачу тантанасында ясаган чыгышында Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, федераль Сабан туе - татарлар өчен генә түгел, бөтен милләтләр өчен дә әһәмиятле вакыйга, дип белдерде.

- Бу мәдәниятебезне күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек. Гасырлар буе дус һәм тату яшәвебез - бүгенге бәйрәм факторлары. Бу бәйрәмне биредәге кебек үткәргәнебез юк иде әле, - дип белдерде Татарстан лидеры.

Сабан туе сәхнәләштерелгән тамаша белән ачылды, анда Татарстан, күбесенчә Түбән Каманың иҗат коллективлары, крайның татар берләшмәләре вәкилләре катнашты. Милли киемнәр кигән яшь артистлар берничә татар җыры һәм биюен башкарды. XV федераль Сабан туенда катнашу өчен Бурятия, Татарстан, Удмуртия, Башкортстан, Дагстан, Кабарда-Балкар республикалары, Волгоград, Курган, Киров, Владимир өлкәләре һәм илнең башка бик күп төбәкләреннән татар диспорасы вәкилләре килгән иде.

Сәхнәләштерелгән тамашаның кульминация мизгеле зур шарлардан ясалган бөтен дөньяга танылган татар милли ризыгы - чәк-чәк алып чыгу булды: алар исә күккә юл алды. Шул ук вакытта милли киемнәр кигән кызлар трибуналарда утырган тамашачыларны чын чәк-чәк белән сыйлады.

Әйтергә кирәк, Татышев утравында берничә бәйрәм мәйданчыгы оештырылган иде. Сабан туе кунаклары һәм катнашучылары сәүдә рәтләре һәм дуслык мәйданына аеруча зур игътибар бирде, анда һәркем илдә яшәүче милләтләр мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныша алды. Көрәшергә дип Сабан туена Красноярск, Пермь, Төмән, Новосибирск, Татарстан, Тыва, Кемерово, Хакасия һәм Кыргызстаннан 82 спортчы катнашты. Ярышлар биш авырлык категориясендә яшүсмерләр һәм өлкән яшьтәге ир-атлар арасында аерым узды. Көрәш батыры булып исә Марий Элдан килгән Муса Галләмов танылды. Аңа тантанлы шартларда тәкә һәм "Volkswagen Polo" автомобиле тапшырылды.

Фотолар: president.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading