16+

Көрәш дәвам итә

Татарстанда законсыз уен бизнесы белән көрәш берничә ел элек башланган иде инде. Быел республика җитәкчелеге бу «сугыш»та тагын да көчлерәк «кораллар» кулланырга уйлый.

Көрәш дәвам итә

Татарстанда законсыз уен бизнесы белән көрәш берничә ел элек башланган иде инде. Быел республика җитәкчелеге бу «сугыш»та тагын да көчлерәк «кораллар» кулланырга уйлый.

Хәзергә «Жалуйтесь.ру» порталында республика буенча законсыз рәвештә уен бизнесы оештыручыларның һәм шундый бизнес хуҗаларына арендага бина бирүчеләрнең исемнәре тәкъдим ителгән. Шикле оешмалар турында хәбәрдар булучылар порталда үз мәгълүматларын да теркәп калдыра ала.
Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов уен бизнесы белән көрәшүнең бердәм хокукый чарасын уйларга, бу мәсьәләдә халыкара тәҗрибәне дә исәпкә алырга тәкъдим иткән иде. Әлегә хокукый нормалар уйланылу стадиясендә. Шулай да аерым чаралар күрелми түгел. Әйтик, күптән түгел, Түбән Кама мэры Айдар Метшин район җирлегендә законсыз уен бизнесы хуҗаларына арендага бина бирүчеләрне кисәтте, 17 февральгә кадәр андый эшмәкәрләр белән килешүләрне өзәргә киңәш итте. Мэрның сүзләрен исәпкә алмаучыларга карата закон кысаларында җитди чаралар күреләчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading