Шәһри Казан

«Кубрат хан җүләрләр йортында»

Гыйнвар ае - студент халкы өчен урак өсте вакыты, укулар юк югын, әмма кышкы имтиханнар бара. Бер караганда, иң рәхәт чак: иртән торасы, «пара»ларга барасы, гамәли дәресләргә, докладларга әзерләнәсе бар дип тә борчылып йөрисе юк. Теләгән вакытыңда торасың, ә ул көн яктыргач кына була, төш җитәр алдыннан гына, теләсәң никадәр...

Ә икенче яктан караганда - урак өсте! Әгәр имтиханнарга яхшылап әзерләнмәсәң, шпаргалкалар ясамасаң, имтихан көнне укытучы өстәленнән билет алганда, күктән торна әзер җаваплар бирми.
Кайсыбер имтиханнарга бер дә әзерләнмисең, хәтта лекцияне бер тапкыр укымыйча да билет алган чаклар булгалый. Аннары син белмәгән сораулар эләксә, синнән алда җавап биргән төркемдәшеңнең сөйләгәннәрен тыңлап утырасың. Аңа эләккән сорау да, алма агачыннан ерак төшми дигәндәй, еш кына синекенә охшаш була. Яки ул үз соравына җавапны белмичә синекенә күчеп, шул якка «каерып» кереп китә, әйткәннәрен язарга өлгереп кенә бар. Һич тә булмаса, укытучы каршына утыргач, берәр белгән нәрсәң турында сөйли башлыйсың, үз соравыңа якынрак кил дисә, үзең нәрсәдер уйлап чыгарасың. Дөньяда студентлардан да ялганчырак халык юктыр, мөгаен. Бу әле уку буенча гына. Ә ялганның иң зурысы - реферат, курс эше ахырындагы биш битлек «файдаланылган чыганаклар һәм фәнни-теоретик әдәбият исемлеге». Шулай итеп, вузларда алданмаган укытучылар да калмады инде.
Без ХХI гасырда яшибез. Элек кесә телефоннары бик сирәк күренеш булса, хәзерге студентның лекция дәфтәре, ручкасы онытылып калса кала, ә телефоны һәрвакыт үзе белән. Имтихан вакытында барлык студент та аннан файдалана. Ул - өмет күпере. Бер дустым хәтта имтихан вакытында, укытучы: «Бер генә минутка», - дип чыгып киткәч, аның аша «коллегалары» белән сөйләшеп тә утырды. Эх ул «бер генә минутка»... Әлеге вакыт эчендә моңарчы «атылырга» әзерләнеп утырган студентлар дөньяның астын өскә китерәләр һәм теләгән билгеләрен алып та чыгалар. Берсендә берәү шалтырата, телефонны алдым: «Кубрат хан җүләрләр йортында», - ди бу. Аңламадым, ахырдан барып җитте, билеттагы сораулар икән ул: Мөсәгыйт Хәбибуллинның «Кубрат хан» романы һәм Зөлфәт Хәкимнең «Җүләрләр йорты» әсәрләре.
Шулай, җәмәгать, киләчәк - яшьләр кулында, дибез, киләчәк - студентлар кулында. Заманында бит революцияне дә алар ясаган! Студент халкы әнә шулай үзара ярдәмчел, дус-тату. Шунсыз булмый да, нәкъ җырдагыча, «бер алманы бишкә бүләек, беребез өчен беребез үләек».

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: