16+

Кыргызстан балалары Татарстанның җәйге савыктыру лагерьларында ял итәчәкләр

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәрендә Бишкекта Кыргызстан Республикасындагы татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты.

Кыргызстан балалары Татарстанның җәйге савыктыру лагерьларында ял итәчәкләр

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәрендә Бишкекта Кыргызстан Республикасындагы татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов татар җәмәгатьчелеге активистларының татар телен һәм мәдәниятен саклап калуга һәм рухи байлыкларны арттыруга керткән өлешләрен югары бәяләде. Ул Кыргызстан Республикасы җитәкчелегенә Кыргызстанда яшәүче татарларга туган телләрен һәм мәдәниятен саклап калуга уңай шартлар тудырганы өчен рәхмәтен белдерде.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов бөтендөнья татарларын берләштерергә, туган телләрен саклап калырга ярдәм итә торган, Татарстанда гамәлгә ашырылучы проектлар турында сөйләде. Шул исәптән, татар телен Интернет аша өйрәнергә мөмкинлек бирүче "Ана теле" проекты, чит илләргә трансляцияләнүче "ТНВ-Планета" телеканалы турында да сүз әйтелде.

Очрашуда татар телен өйрәнергә теләгән Кыргызстан балаларының Татарстанга - балалар өчен җәйге савыктыру лагерьларына - махсуслаштырылган сменаларга килү мөмкинлеге турында сөйләшеп килештеләр.

Фото tatarstan.ru сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading