16+

Кыш...

Бу атнада күптән көтелгән кыш килеп тә җитәр, мөгаен. Синоптиклар алдагы көннәрдә, ягъни 26 ноябрьдән 29ына кадәр республикада һава торышының начарлануын фаразлый: яңгыр, кар, бозлавык, буран, көчле җил - барысы да булачак, ди алар.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе хәбәр итүенчә, бүген кич белән һәм 27 ноябрьдә көндезге якта явым-төшемнәр көтелә. Башта яңгыр яуса, аннары ул әкренләп карга әйләнәчәк. Нәтиҗәдә, юлларга кар ятачак, бозлавык хасил булачак, республиканың кайбер районнарында исә томан төшүе дә фаразлана. Һава температурасына килгәндә, төнге якта -5 градуска кадәр суытачак, көндез исә -1,+4 градус булуы көтелә. 28 һәм 29 ноябрь көннәрендә дә вакыт-вакыт кар яугалап алырга тиеш, буран, көньяк-көнбатыштан исә секундына 15-18 метрга кадәр җитә торган көчле җил булуы да көтелә. Төнлә һава температурасы -1,-6 градус булса, көндезге температура +1,-4 градуска кадәр төшәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading