16+

Кыш бабай Казан урамнарыннан чанада уза

Казанда быел Яңа ел бәйрәме бик үзенчәлекле узар дип көтелә.

Кыш бабай Казан урамнарыннан чанада уза

Казанда быел Яңа ел бәйрәме бик үзенчәлекле узар дип көтелә.

Яңа елны бәйрәм итү чаралары көн дәвамында шәһәрнең төрле мәйданчыкларында узачак. 31 декабрьдә Казанга Бөек Устюгтан Кыш бабай һәм Кар кызы килә. Аларны бөтен шәһәр халкы һәм Казаныбыз кунаклары күрә алачак дип ышандыра бәйрәмне оештыручылар. Ни өчен дигәндә, Төньяк кунаклары шәһәр урамнарыннан чаналарда үтәчәк икән. Төп чараларның берсе - шәһәрнең һәм илнең төп чыршысына ут кабызу тантанасы - Меңьеллык паркында уза. Төп чыршының биеклеге 41 метр.
Көннең соңгы чарасы Яңа елга ике сәгать калганда Игенчеләр сарае мәйданында уздырылачак. Монда концерт программасы күрсәтелә. Анда Санкт-Петербург һәм Татарстанның үзешчән коллективлары чыгыш ясарга тиеш. Чара төнге икегә кадәр дәвам итеп, шул вакытка кадәр эшләячәк, дип ышандыралар.
Казанга килгән кунаклар өчен яллар вакытына вакыйгалар календаре эшләнгән, ул музейларда, театрларда һәм күңел ачу үзәкләрендә булуны күздә тота.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading