16+

Кыш көнендә җәй китергән бәйрәм

«Шәһри Казан» редакциясе өчен бу атна куанычлы мәшәкатьләрдән башланып китте, бер ел элек игълан ителгән «Хәтер сандыгыннан» бәйгесенә йомгак ясалды. Әй, ул кунакларны каршы алырга әзерләнүләр, дулкынланулар... Безне якын итеп, җиңүчеләребезне хөрмәтләп, Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе танылган язучыбыз Разил Вәлиев, академик Азат Зыятдинов,...

Кыш көнендә җәй китергән бәйрәм

«Шәһри Казан» редакциясе өчен бу атна куанычлы мәшәкатьләрдән башланып китте, бер ел элек игълан ителгән «Хәтер сандыгыннан» бәйгесенә йомгак ясалды. Әй, ул кунакларны каршы алырга әзерләнүләр, дулкынланулар... Безне якын итеп, җиңүчеләребезне хөрмәтләп, Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе танылган язучыбыз Разил Вәлиев, академик Азат Зыятдинов,...

«Бу безнең бишенче конкурска йомгак ясавыбыз, үзенә күрә юбилей, - диде бәйрәм тантанасында газетабызның баш мөхәррире Мансур Мортазин. - Бу бәйгеләрдә меңгә якын укучыбыз катнашты, йөзгә якын кеше призлы урыннарга лаек булды. Димәк, ни хәтле кешеләрне уйланырга, эзләнергә, хыялланырга этәрә алганбыз. Быелгы конкурс аеруча үзенчәлекле, безнең татар халкы сандыклы халык. Ә сандык эчләрендә ниләр генә юк! Укучыларыбыз шул сандыкны ачып карадылар, яшәгән урыннарына, тарихи ядкарьләргә игътибарларын юнәлттеләр. Үзеңнең тарихыңны онытмау, нәселеңне белү, истәлекле ядкарьләрне саклау киләчәк буын өчен бик мөһим. Бу эшне без үзебез генә башкара алмас идек, әгәр дә иганәчебез булмаса, рәхмәт Зәкиев Роберт Бильсур улына. Соңгы өч елда ул - безнең төп иганәчебез. Роберт Бильсурович үзе дә тарих белән кызыксына, китапны хөрмәтли, зурлый белә торган кеше, шуңа күрә без бер-беребезне аңлап эшлибез».
«Тарихта эзләнер, ачыклык кертер сорауларыбыз бик күп безнең. Әле бүгенгәчә Сөембикә манарасының кайчан салынганлыгын, Сөембикәбезнең язмышын һәм тагын бик күп, бик күп нәрсәләрне белмибез», - диде Разил Вәлиев үзенең чыгышында. Аның: «Кабер ташындагы өч-дүрт сүзне укый алмыйбыз бит. Нинди надан без! Бабасы язганын оныгы укый алмасын инде! Кеше иң элек үз мәдәниятен үзләштерергә, үз тарихының төбенә төшәргә тиеш», - дигән сүзләре оялта да, уйландыра да.
Һәр авылда, һәр гаиләдә ничаклы ядкарьләр бар. Конкурска килгән хатлар белән танышканнан соң, без моңа кат-кат инандык. Барлыгы 300дән артык эш килгән иде, шулар арасыннан өч номинациядә җиде кеше бүләкләнде. Җиңүчеләргә иганәчебез вәгъдә иткән кыйммәтле бүләкләр, Татарстан китап нәшриятында чыккан китаплар һәм дипломнар тапшырылды. «Берничә конкурста җиңсәм дә, бүләкләрне тапшырмадылар. Әйткән сүзегездә торасыз икән», - дип тә мактадылар әле үзебезне.
«Урамда салкын кыш, февраль ае үзенең холкын күрсәтергә тырыша, ә бу редакциядә яз, җәй», - ди «Сәләт» балалар һәм яшүсмерләр проекты җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов. Кайнар йөрәкле, якты күңелле кунакларыбыз, безне хөрмәт итүче артистларыбыз алып килгәндер безгә кыш аенда җәйне. Луара Шакирҗанованың һәр сүзен йөрәккә үтеп керерлек итеп сөйләве, танылган җырчыбыз Филүс Каһировның аһәңле тавышы, «Риваять», «Зө-Ләй-Лә» ансамбле егет-кызларының чыгышлары милләтебезнең бөеклеген, рухи матурлыгын янәдән бер кат ачып бирделәр, бәйрәмебезгә әйтеп бетермәслек бизәк өстәделәр. Рухи кодрәт ул - бөгелгәндә дә бөгелмәү, егылганда да егылмау, чигенгәндә дә чигенмичә яшәү тантанасы. Безнең барыбызга да шул кодрәткә ия булып яшәргә насыйп булсын.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading