Казанда кышкы чорга нокта куелды. Ләкин әле бу кардан ансат кына котылдык дигән сүз түгел. Кичә «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Лобов чыгышында әйтелгәнчә, Казанда узган кышта 251 мм кар яуган.
Катлам уртача 110 сантиметрны тәшкил иткән. Шәһәр территориясеннән 1,1 миллион тонна кар чыгарылган. Портовая урамыннан тыш, быел Несмелов, Воровский, Васильченко һәм Тула урамнарындагы, Җиңү проспектындагы эретү камералары файдаланылды.
- Яңа 146 техника сатып алынган иде. Нәтиҗәдә урам юлларын чистартуда шактый җиңеллек туды. Юлларга 8,3 мең тонна «Бионорд» реагенты сиптерелде. Юл хуҗалыкларының кышкы чордагы эшенә минус «4»ле билгесе куяр идем, чөнки тротуалар тиешенчә чистартылмады, - диде Александр Лобов.
Казанда юл буйларындагы тротуарлар һәм йортлар араларындагы сукмаклар, дөрестән дә, игътибардан читтәрәк кала. Җәяүлеләр таптый торгач, кар көртләре тоташ хәтәр бозлавыкка әверелә. Шәһәр буенча дистәләгән кеше аягын-кулын сындыра. Хәзер күпчелек тротуарлар һәм сукмаклар - су дәрьясы. Монысы да карны үз вакытында көрәмәү бәласе. «Мәсьәләне уңай якка үзгәртү өчен, шәһәр хакимияте кече күләмле махсуслаштырылган техника сатып алырга җыена. Әлеге тракторлар тротуарларны җыештыруда кулланылачак. Моңа кадәр эш кулдан башкарылды, ә көрәк һәм лом белән генә кар көрәп, боз ватып өлгереп булмый», - дип белдерде Александр Лобов.
Мэр Илсур Метшин, сөйләшүгә йомгак ясап: «Кышкы чор ансат булмады, әмма урам юлларын кардан чистартуда подрядчы оешмалар, шәһәр автоинспекциясе тырышлык күрсәттеләр. Хәрәкәтнең туктап калуына юл куелмады. Яңа техника кайтарту дәвам итәчәк, реагент куллану арттырылачак», - диде.
Хәзер су басу ихтималы булган корылмалар тирәсендәге карларны чыгару эшләре бара. Территорияләрендәге карны урамга чыгарып өйгән предприятиеләрне һәм оешмаларны административ җаваплылыкка тартырга ниятләнелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар