16+

Кытайга барырга «биштәреңне» әзерлә

Казанда 12-16 сентябрьләрдә Россия-Кытай яшь эшкуарлары конгрессы бара.

Кытайга барырга «биштәреңне» әзерлә

Казанда 12-16 сентябрьләрдә Россия-Кытай яшь эшкуарлары конгрессы бара.

Әлеге чара БРИКС илләренең яшьләр багъланышлары һәм "Россия-Кытай дусларча яшьләр алмашуы еллары" парламент проекты нигезендә үткәрелә. Ун ел элек оештырылган халыкара БРИКС берлегенә Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка Республикасы керә.

"IT-парк" та узган секция утырышларында авыл хуҗалыгы, сәүдә-сәнәгать мөнәсәбәтләре, яшьләр эшкуарлыгы һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек, мәгълүмати технологияләр темасына фикер алышулар булды. Кытай вәкилләре чыгышларында әйтелгәнчә, аларда ил хөкүмәте мәгълүмати технологияләрне үстерүгә гаять зур әһәмият бирә. Шанхай шәһәре "Индустриаль паркы" президенты Чен Зун, мәсәлән, Кытайда кассир хезмәткәрләреннән башка да эшләүче кибетләр челтәре турында сөйләде. Бу алай ук могҗиза түгел инде. Казанда да бер сәүдә челтәрендә алган әйберләреңә электрон карта ярдәмендә үзең түли торган терминал бар. Республиканың мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Тимур Зарипов та электрон технологияләрдә Татарстанның да заманнан артта калмавын дәлилләде.



- Татарстанның 79 процент халкы электрон технологияләрдән файдалана. Быелның сигез аенда гына да дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр порталы аша 13,5 миллион хезмәт күрсәтелде. "Халык контроле" адресына 34 мең хәбәр керде. "Халык инспекторы" электрон адресы да популяр, быелның сигез аенда актив гражданнар юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүчеләрне 30 миллион сум штрафка тарттырды,- диде Тимур Зарипов.

Өч мең еллык тарихлы Чунцин шәһәре вәкилләре Казанның шулай ук меңьеллык шәһәр булуына, Казанда пролетариат юлбашчысы Владимир Ульянов-Ленин укыганлыгына һәм яшәгәнлегенә сокланып һәм, хәтта, көнләшеп сөйләделәр. Коммунистлар партиясе идарә иткән Кытай Халык Республикасында Владимир Ленинны пәйгамбәр урынына күрәләр. Шөкер, Польша һәм Украина кебек СССР чорына караган һәйкәлләрне җимереп ташламадык әле. Кытай туристлары Ульянов-Ленинның Казандагы музей-йортына ташкын булып агыла башлады. Чунцин вәкилләре Казан белән Чунцин шәһәрләре арасында тугандашлык хакында килешү төзү тәкъдиме белән дә чыкты.

Россия Яшьләр берлеге рәисе урынбасары Татьяна Селиверстова студент-яшьләр сорауларына җавабында әйткәнчә, Россия Яшьләр берлеге яшь россиялеләргә чит илләрдә, шул исәптән Кытайда да стажировка узу мөмкинлеге тудыра. Татарстанның үзенең дә "Алгарыш" республика программасы бар. Шушы программа кысаларында республика студентлары чит илләрдә белем ала.

Казан дәүләт энергетика университетында 2018 елда студентларның бизнес-инкубаторы оештырыла. Татарстан җитәкчелеге проектны хуплаган. Әлеге бизнес-инкубаторда 18-35 яшьләрдәгеләр Россия һәм Кытай белгечләре тарафыннан үткәрелүче бер айлык әзерлек курслары уза. Инглиз телен белү зарур. Курслардан соң россиялеләр Кытайга стажировкага җибәрелә. Мондый бизнес-инкбаторлар Омск, Хабаровск, Уфа һәм Ульяновск шәһәрләрендә эшли инде.

Казан Ратушасында Россиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Кытай Халык Республикасының сәнәгать һәм мәгълүматлаштыру минситры Мяо Вэйя, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Россия-Кытай сәнәгать өлкәсе хезмәттәшлеге комиссиясенең комиссия алды утырышы булды. Анда авиация, суднолар һәм автомобильләр төзелеше өлкәләрендә хезмәттәшлек мәсьәләләре күтәрелде. Кытай предприятиеләренә Татарстанның "Алабуга" үзгә икътисади зонасында эшчәнлек башларга тәкъдим ителде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading