16+

Көзләрдә дә язлар кабатлана

Сентябрь-октябрь айларында тоташ яңгыр явып, әбиләр чуагын, кояшлы җылы көннәрне көтеп арып беттек. Ә ул бик ялындырып кына килде, аның каравы, бик озакка тоткарланды. Көннәрнең җылы һәм аяз торуы күңелле, әлбәттә. Авыл җирләрендә бу вакытка көтүләр дә керә иде. Ә быел терлекләр ноябрьдә дә яшел чирәм ашап рәхәтләнә. Әйтүләренчә, көннәр...

Сентябрь-октябрь айларында тоташ яңгыр явып, әбиләр чуагын, кояшлы җылы көннәрне көтеп арып беттек. Ә ул бик ялындырып кына килде, аның каравы, бик озакка тоткарланды. Көннәрнең җылы һәм аяз торуы күңелле, әлбәттә. Авыл җирләрендә бу вакытка көтүләр дә керә иде. Ә быел терлекләр ноябрьдә дә яшел чирәм ашап рәхәтләнә. Әйтүләренчә, көннәр җылы торганлыктан, бер айлык терлек азыгы янга да калган. Бер рәхәтнең - бер михнәте, дигәндәй, авыл кешеләрен икенче нәрсә борчый. Гадәттә, беренче кар төшүгә, каз өмәләре уза иде. Ә бүген авыл кешеләре каз-үрдәкләрен урнаштыра алмый.
Метеорологлар сүзләренә караганда, атна ахырында көтелә торган салкын һава Себердә һәм илнең Европа территориясендә үз законнарын урнаштырачак. Ерак Көнчыгышта инде суыткан да. Соңгы вакытларда, быелгы кыш бик суык булачак икән, дип сөйләнделәр. Тик Мәскәүдә узган метеорологлар форумында хәбәр ителгәнчә, экстремаль суыклар булмаячак. Аның каравы, соңга калып килгән кыш элеккегә караганда озагракка сузылырга мөмкин. Иң салкын ай, гадәттәгечә, гыйнвар түгел, ә февраль булачак, имеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading