16+

Лев ЛЕЩЕНКО: «ТОРМЫШ – ЛӘЗЗӘТ ЧЫЛБЫРЫ»

Казанга 70 яшьлек юбилей туры кысаларында Россиянең халык җырчысы, Россия сәнгатенең тере легендасы Лев Лещенко килеп китте. Хәер, ул Мәскәү - Казан юлына тузан төшереп тормый анысы. Үзе әйтүе буенча, ким дигәндә елына ике тапкыр безнең башкалада кунак булып китә. Монда аның яшьлек дуслары яши икән. Әле шуның өстенә, җырчы...

Лев ЛЕЩЕНКО: «ТОРМЫШ – ЛӘЗЗӘТ ЧЫЛБЫРЫ»

Казанга 70 яшьлек юбилей туры кысаларында Россиянең халык җырчысы, Россия сәнгатенең тере легендасы Лев Лещенко килеп китте. Хәер, ул Мәскәү - Казан юлына тузан төшереп тормый анысы. Үзе әйтүе буенча, ким дигәндә елына ике тапкыр безнең башкалада кунак булып китә. Монда аның яшьлек дуслары яши икән. Әле шуның өстенә, җырчы...

«День Победы», «Солнечная рапсодия» кебек легендар җырлары аша танылу алган Лев Валерьянович Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә элеккеге шлягерлары белән беррәттән яңа җырларын да башкарды. «Ни минуты покоя», «Белая береза», «Родительский дом», «Нам не жить друг без друга», «Прощай», «Старый клен» һәм башка бик күп җырларны артист тере тавышка башкарды. Эх, мәйтәм, безнең кайбер яшь җырчы - «чикерткәләр» күрсен иде моны. 70 яшьлек юбилей концерты кысаларында Лещенко кебек шәхесләрнең үз-үзләрен тотышларына күз салсалар да артык булмас иде яшьләргә. (Үзебезнең җырчылардан залда Татарстанның халык артистлары Илсур Сафин белән Лидия Әхмәтованы гына күрдем мин.) Биография, шәхес булу, олпатлык бөтенләй башка нәрсә шул инде. Шаярта да белә Лев Валерьянович, сәхнә белән элемтәне дә тыгыз тота, җырны да тулаем ачып бирә. Ә аның баритоны кемне генә битараф калдырсын инде!..
Баксаң, Лев Валерьянович Лещенконың беренче гастроль туры да Казан белән бәйле булган икән. 1971-72 елларда, әле репертуарында 3-4 кенә җыры булган Лещенко, В.Толкунова, Г.Хазанов белән берлектә Казан тамашачысы каршында имтихан тапшырган. Аннан яшь талантлар Свердловск, Чиләбе, Омск, Томск, Барнаулга юл тотканнар.
- Казанда сольный концерт белән күптән булганым юк икән, ди Лев Валерьянович, Казан тамашачысы каршында имтихан тотар алдыннан фикерләре белән уртаклашып. Менә быелгы юбилей программа Казан һәм Екатеринбург шәһәрләре белән тәмамланачак. Миңа - 70, сездә узучы «Филармониада» чарасына - 5 ел кысаларында кабат сезнең сәхнәгезгә күтәреләм. Гадәттә мин концертка 25-30 җыр әзерлим. Концерт дәвамында аларны үзгәртәм, анысы залдан, тамашачының кәефеннән тора.
- Шәһәрегез искитмәле. Мин монда елына ике тапкыр килеп китәм. Дусларым күп. «УНИКС» президенты Евгений Богачев, вице-президент Станислав Еремин белән дә еш аралашып, көч сынашып торабыз. Менә озакламый кабат мин җитәкләгән «Триумф» баскетбол клубы белән «УНИКС» «бил алышачак». Бу юлы да күрешеп, берәр рюмка чәй эчәрбез дип уйлыйм... Ә болай миңа Казанның бөтен мәдәни һәм спорт объектлары да таныш. Сездә инвестицияләр яхшы дип аңлыйм, афәрин!
- Тамашачының әйбәте-начары булмый. Тамашачы тамашачы инде ул. Бөтен нәрсә артисттан гына тора. Әгәр тамашачыны хөрмәт итә алырлык әзерлекле, кеше күңеленә ачкыч яратырлык артистлык сәләтенә ия, сокланырлык репертуар иясе икән, ничек инде ул җырчы уңышка ирешми калсын? Юк андый мисаллар. Сездә - Казанда ул яктан культура югары, дип саныйм. Шаляпинлы Казан тагын нинди югарылыкта була алсын инде? Җыр культурасы шул кимәлдә саклана гына күрсен, сәнгать барыбер алдан атларга тиеш.
- Сәхнәдәге һәр чыгышың канәгатьлек хисе алып киләме? Юк, әлбәттә. Бу бит һәр кешегә кагылышлы хезмәт белән бәйле. Ә эштә бар да рәхәт, бар да көйле генә бармый. «Тиеш», «кирәк»ләр дә кабыргага төртә. Бар шундый вакыт - эш өчен дип кенә чыгып җырлыйсың. Иҗат азрак, хезмәт күбрәк дигән сүз. Корпоративлар, җыелма мәҗбүри концертлар була - анда да син ятланган программаңны чыгып башкарасың. Әмма аларга да, артист буларак, тырышлык белән чыгасың. Ярамаган тагын, дип бервакытта да эшләмәдем. Эшләргә дә язмасын. Ә болай эштән дә, өйдән дә, тормышта да рәхәтлек алып яши белергә кирәк. Тормыш ул - ләззәт чылбыры.
- Әйткәнем булдымы икән, минем дә хобби бар. Сәгатьләр җыярга яратам. Кайсы илдә, ничәнче елда гына ясалганы юк миндә. Миңа кызык. Санын төгәл белмим, әмма алардан шактый саллы коллекция тупланды инде.
- Эстрада ул тормыш кебек - һәрвакыт хәрәкәттә. Бүгенге эстрада да бер генә урында түгел. Кызыклы яшьләр бар, алар эзләнә, көч сынаша. Без яшь чакта җәмгысы өч үзәк телевидение каналы бар иде. Аларда табигый сайлап алу туры аша узганнар, эше булганнар пропагандаланды. Традицион баланс иде, кем әйтмешли. Ә бүген шуның капма-каршы чагылышы күзәтелә. Бездә ун-унбиш берни эшләмәгән кеше бар, әмма аларның глянцтан төшкәннәре юк. Матбугат эш күрсәткәнне түгел, телдән төшмәгән «йолдызлар»ны - яшьләрне генә яктырта. Мишура күп. Мин, әлбәттә, эшкә, хезмәткә, дигән шигарь күтәрергә җыенмыйм. Әмма тәртип кирәк. Минем хатын әйтмешли, бүгенге эстрада - тиз бозыла торган продукт. Аның үз дозасы булу шарт. Бәлки, бу очракта авторитар режим да комачау итмәс иде...
- Хәзер социаль күңел төшенкелеге чоры башланды. Нәрсә китереп терәде безне аңа, әйтүе дә кыен. Менә быел да Яңа ел алдыннан кешенең кәефен төшерердәй гөманнар тудырып кына торалар. Тамашачы андый юк-барга ышанмасын иде. Яңа елда мин тамашачыга баланс, гармония, шәхси бәхет, һәркемгә үз талантын ача алу мөмкинлеге теләр идем. Бәхеттә елмаеп яшәгез!
Концерты барышында классик сәнгать йолдызы шаяртып та алды: «Минем янга 80-85 яшьлек әбекәйләр киләләр дә, без сезнең җырларыгызда үстек, диләр. Әй рәхәт була инде шундый сүзләр ишетү...» Быел үзенең 70 яшьлек юбилеен каршылаган Лев Лещенкога ил Президенты IV дәрәҗәдәге «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены тапшырган булса, без аның әле озак еллар сәхнә тотуын теләр идек. Шул исәптән, Казанда да.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading