16+

Мамадыш районының Җөри авылында Питрау бәйрәме узды

Бәйрәмгә Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге зур делегация килде.

Мамадыш районының Җөри авылында Питрау бәйрәме узды

Бәйрәмгә Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге зур делегация килде.

Алар керәшен халкының тарихын чагылдырган музей белән таныштылар, һөнәрчеләр белән аралаштылар. Бәйрәмгә килүчеләрне монда такыя үрергә, мичтә коймак пешерергә, агачтан матур сыннар ясарга да өйрәттеләр.

Бәйрәм сәхнәләрендә эстрада артистларын да, үзешчәннәрне дә, керәшен ансамбльләрен дә күрергә була иде. Тиң ярларын эзләүчеләр өчен "Димче почмагы" да эшләде. Мәйданда, Сабан туендагыча, капчык киеп тә, кашыкка йомырка салып та йөгерештеләр. Мәйдандагы уеннарны Җәвит Шакиров алып барды.

Бәйрәмгә Мәскәүдән Пелагея да чакырылган иде. Тамашачыларга татар телендә "Әллүки"нең бер куплетын да башкарды ул.
"Керәшен чибәре" исеменә исә Чилбәбедән Юлия Савельева лаек дип табылды. Узган елгы җиңүче Алинә Давыдова аңа күчмә көмеш таҗны тапшырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading