Татар халкының зурлыгы, уңганлыгы, булдыклылыгы турында сөйләгәндә аның әдәбияты, мәдәнияте белән беррәттән милли ризыкларын да искә төшерергә кирәктер. Чыннан да, башка бер халыкта да кабатланмый торган бик затлы сый-нигъмәтләребез бар бит безнең. Чәк-чәк, бавырсак, өчпочмак, бәлешләребез үзе бер сәнгать үрнәге. Әмма булганы белән горурлана белү җитеп бетми инде безгә. Үзебезнекен...
Татар халкының зурлыгы, уңганлыгы, булдыклылыгы турында сөйләгәндә аның әдәбияты, мәдәнияте белән беррәттән милли ризыкларын да искә төшерергә кирәктер. Чыннан да, башка бер халыкта да кабатланмый торган бик затлы сый-нигъмәтләребез бар бит безнең. Чәк-чәк, бавырсак, өчпочмак, бәлешләребез үзе бер сәнгать үрнәге. Әмма булганы белән горурлана белү җитеп бетми инде безгә. Үзебезнекен үзәккә куя белмибез. Шуңа да башкалабыз Казанда татар халык ашларын гына тәкъдим итүче кафе-рестораннарны, чәй йортларын бармак белән дә санап чыгып була. Ә менә үзбәк, төрек, япон, Америка кухняларының очына чыгам димә. Адым саен, чат саен алар. Халык та әллә башка барыр урыны булмаганга, әллә чыннан да аларда пешкән ризыкларны ашарга яратып, шунда агыла. Бер карасаң, дөгегә төрелгән чи балык итеннән ясалган япон сушиеның да, төче камырга колбаса сипкән итальян пиццасының да безнең бәлешләр рәтенә мәңге басасы юк. Әмма халыкка күпләп шуларны ашаталар.
Кебаб сүзенең сере
Авылга кайткач, бик кызык бер күренешкә тап булдым. Элеккеге колхоз идарәсе бинасының беренче катында Казан-кебаб дигән кафе ачып куйганнар. Авыл олы юл өстендә урнашкан. Бу кафе тәүлек буе эшләп, шул юлчыларны сөендерү максатыннан ачылган инде. Әмма саф татар авылы уртасында шундый сәер исемле кафе ачулары аптырата. Әллә бу кафены үзбәкләр ачтымы икән дигән идем, юк, ул да үзебезнең татар кешесе булып чыкты. Беткәнме инде берәр затлы татар ризыгының исеме. Ул кебаб дигән сүз шәһәребездә дә адым саен. Үзбәкчә кафе дигәнне аңлатамы икән, әллә башка берәр серле мәгънәсе бармы бу сүзнең дип, интернетка кердем. Әллә ни баш катырасы калмаган, фарсы теленнән нибары кыздырылган ит дигәнне аңлата икән бу сүз. Авылыбыз кафесындагы казан сүзен дә шәһәр атамасы дип ялгышмагыз. Бу очракта казанда кыздырылган итне күзалларга кирәк. Кыскасы, эх дип көрсенәсе генә кала. Читтән килеп бездә төпләнгән үзбәкләр, таҗиклар ачкан кафелар гына җитмәгән, ни өчендер татар кешеләре дә үзбәк атамаларына өстенлек бирә. Үзбәкстанда яшәүче берәр үзбәк мәңге дә чәкчәк яки бавырсак дигән кафе ачмаячак, моның хаклыгына шикләнмим.
Эшкуарларның милли исемле, милли ризыклар гына пешерә торган кафеларны ачасылары килми. Моның сәбәбе нәрсәдә икән? Әллә халык чыннан да Көнчыгыш һәм Европа кухнясына өстенлек бирәме? Әллә шул ук Азия якларыннан кайткан халык безнекеләргә комачаулыймы?
Редакциягә килгән бер хатта чыннан да үзбәкләр һәм башка халыкларның милли ризыклары туклыклырак, шуңа да ашарга шуларга керәм, дип язылган иде. Хат язган егетебез татар халык ашлары артык туклыклы түгел, дип белдерә. Менә сиңа мә, диярсең. Минемчә, дөньядагы иң туклыклы ризыклар нәкъ менә безнең татар халкыныкы. Ә Көнчыгыш һәм Европа кухнялары нигездә төрле тәмләткечләргә өстенлек бирә. Мәсәлән, фаст-фуд (берничә минут эчендә майда пешерелә торган кабымлыклар) әзерләп сатучы Америка кафелары химик ашламалар (!) куллана.
Ә үзебезнең милли ризыкларның башка бер халыкларда да кабатланмый торган тәмле тәме бар һәм алар гасырлар дәвамында әби-бабайларыбыз тарафыннан сыналган. Тик ни сәбәпледер, халык арасында артык популяр түгел. Әмма популярлыгы юк дип кенә аларны исәптән сызып ташларга ярамый бит инде.
Менә хәзер халык арасында сыра эчү галәмәте популяр. Җәйге кызуларда ачык һавада сыра сатучы нокталарның саны аеруча арта. Быел Бауман урамында гына да шундый 17 нокта санадым. Кешеләр иркенләп, музыка тыңлап сыра эчәләр. Ә менә ачык һавада чәй эчертүче бер генә урынны да табып булмады. Аңа карап кына чәйне татар халкы арасында популяр түгел димәс идем. Хикмәт тәкъдим булмаудан килеп чыга.
Милли ризыкларны халык арасында таныту, популярлаштыру өчен аш йортлары ачу белән беррәттән ниндидер махсус акцияләр дә уйлап чыгарырга мөмкин булыр иде. Мәсәлән, шул ук чәй йортларын күпләп ачып, анда кереп чәкчәк сатып алучыларга чәйне бушка эчертү. Матбугат, радио, телевидение аша агарту эшләре алып барып, милли ризыкларыбыз белән таныштыру.
Мәҗбүриләп эшләтеп булмый, имеш
Менә озакламый Казанда Бөтендөнья Универсиадасы узачак. Дөнья алдында имтихан тотачакбыз дигән сүз бу. Ирексездән уйлана башлыйсың. Чит илләрдән килгән халыкка күрсәтерлек милли аш йортлары бармы соң бездә? Юк икән, аларны бәлки хөкүмәт ярдәме белән булдырыргадыр?
Бәлки, болай уйлаучы бер мин генә түгелдер, берәр махсус программалар инде кабул ителеп, милли кухняны пропагандалау эше башлангандыр? Бу сорауларыма җавап табар өчен ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының (ник дигәндә, бу министрлыкның төп вазифаларыннан берсе - куллану базары, көнкүреш хезмәте һәм җәмәгать туклануы белән шөгыльләнүчеләрнең мәнфәгатьләрен законда күрсәтелгән чаралар ярдәмендә яклау бит) сәүдә, көнкүреш хезмәте һәм җәмәгать туклануы юнәлешләрен үстерүче программаларны реализацияләү бүлегенә мөрәҗәгать иттем. Сезгә милли кафе-рестораннар ачуда ярдәм күрсәтүләрен сорап килгәннәре бармы дигән соравыма, юк, дип җавап бирделәр миңа анда. Казан мэриясенең эшмәкәрлек һәм сәүдәне үстерү бүлегенә дә милли кафе-рестораннар ачу эшендә ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр юк икән. Ниндидер махсус программалар кабул итәргә җыенмыйсызмы соң дигән соравыма исә биредә: «Эшмәкәрләрне мәҗбүриләп милли юнәлештә эшләтеп булмый бит инде», - дигән җавап алдым. Димәк, якын киләчәктә Казаныбызда милли аш йортлары артыр дигән өмет юк.
Әлбәттә, шәхси эш алып баручыларны мәҗбүриләп берни дә эшләтеп булмый. Бәлки милли сәүдәне үстерү сылтавы белән аларга ниндидер җитди тәкъдимнәр ясап караргадыр. Тәкъдим итү ул бит мәҗбүриләү дигән сүз түгел. Минемчә, татар халык ашларын гына пешерүче кафе-рестораннарга йөрүдән халык баш тартмас һәм эшмәкәрләр дә отышта калыр иде. Иң мөһиме - шәһәребезнең матур милли йөзе, тәмле сые булыр иде.
Президент хуплаган
Россия Президенты Дмитрий Медведевка Мәскәүдә Татар ашлары ресторан-йортын ачу турындагы идея бик тә ошаган. Чыгышы белән Башкортстаннан булган татар кызы Снежана Сәйфуллина студентлар белән очрашуы вакытында ил башлыгына: «Мәскәүдә татар халкының милли ризыкларын пешерүче ресторан-йорт ачасым килә. Моның мәгънәсе булырмы икән? Әлеге ресторанда бер генә алкогольле эчемлек тә сатылмаячак бит», - дигән сорау белән мөрәҗәгать иткән. «Бу бик тә әйбәт фикер. Рестораннар төрле булырга тиеш. Барысын да бер рәткә куеп карау дөрес түгел. Мәсәлән, мин үзем дә татар кухнясын бик яратам. Милли аш йортларында милли ризыкларны авыз иткәч кенә халыкның рухын тулысынча тоярга мөмкин дип уйлыйм. 12-15 миллион халык яшәгән Мәскәүдә милли рестораннар арту безнең толерантлык дәрәҗәсенең югарылыгын күрсәтеп торачак», - дип җавап биргән Президент Дмитрий Медведев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар