Матур шул - шуның кадәр бәйрәм көннәре бүләк иткән тагын нинди ай бар инде?! Гыйнварны мактап узсак кына... Ямь-яшел язны ияртеп, бөтен дөньяга уяну, яшәрү алып килгән май бәйрәмнәре барыбер «тәмлерәк»! Бердән, көннәр җылынып, баш түбәсендә кояш урамнан кермәскә «котыртып» торса, икенчедән, теш төбендә җәй тәме, җәй яме, җиләк исе...
Матур шул - шуның кадәр бәйрәм көннәре бүләк иткән тагын нинди ай бар инде?! Гыйнварны мактап узсак кына... Ямь-яшел язны ияртеп, бөтен дөньяга уяну, яшәрү алып килгән май бәйрәмнәре барыбер «тәмлерәк»! Бердән, көннәр җылынып, баш түбәсендә кояш урамнан кермәскә «котыртып» торса, икенчедән, теш төбендә җәй тәме, җәй яме, җиләк исе булып, борынга килеп бәрелә. Бу ял көннәрендә тәрәзәләр юып, шашлык кыздырып, әти-әни нигезенә җыелу белән беррәттән, җәйгә кадәр башкарылырга тиешле йорт-кура яны эшләрен дә төгәлләп куясы бар бит әле.
Кем кая, без - авылга, дигәндәй, һава торышлары гына уң килеп, урамга-табигатькә чыгып ял итәрлек, язгы эшләрне башкарырлык-төгәлләрлек көннәр генә насыйп була күрсен иде. Агачларда күз төрткән бөреләргә, аяк астыннан кыюсыз гына күтәрелеп килгән яшел келәмдә аунап, кинәнеп ял итеп килергә язсын һәркемгә! Авылда кадерле әти-әниләребез, туганнарыбыз көтеп тора ләбаса!..
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар