16+

Месси җиңелде, Казан отты!

Моңарчы голларны уен ахырында гына күргән Казан тамашачысы бүген ике тапкыр отты. Беренчедән, Лионель Месси, Поль Погба, Антуан Гризманн, Киллиан Мбаппе кебек футбол «йолдыз»лары уенын үз күзләре белән карый алды. Икенчедән, Дөнья чемпионаты тарихындагы иң матур җиде гол шахиты булды.

Месси җиңелде, Казан отты!

Моңарчы голларны уен ахырында гына күргән Казан тамашачысы бүген ике тапкыр отты. Беренчедән, Лионель Месси, Поль Погба, Антуан Гризманн, Киллиан Мбаппе кебек футбол «йолдыз»лары уенын үз күзләре белән карый алды. Икенчедән, Дөнья чемпионаты тарихындагы иң матур җиде гол шахиты булды.

Ике команда да дөнья чемпионы булырга дәгъва кылды. Ләкин бу чемпионатның көтелмәгән вакыйгаларга бай булуын истә тотсак, уенның ни белән төгәлләнәсен әйтүе кыен иде. Балалар кебек эмоциональ аргентиналылар, агрессив уйнаучы французлар матчы аздан гына ике җыелманың бәрелеше белән тәмамланмады. Футболчылар бер-берсе белән берничә тапкыр «сөзешеп» алды.

Уенның Франция файдасына 4:3 белән тәмамлануы да җанатарларга ошамады, әлбәттә. Гомумән, Аргентина җанатарлары шулкадәр борчылды ки, матчны басып кына карады кебек. Тыныч кына урыннарында утыра алмады алар. 

Ике комнда да җиңүгә лаеклы иде. Ләкин французлар тизлек, хөҗүм итү ягыннан бер башка өстен булып чыкты. Месси ничек кенә яхшы уенчы булмасын, шундый зур ярышта бер үзе генә  командасын җиңүгә китерә алмас иде. Ни дисәң дә, футбол команда уены. Французлар бердәмлеге белән отты. 

31 яшьлек Лионель Месси өчен бу Дөнья чемпионы булу өчен соңгы мөмкинлек иде. Яшь тә бара, буыннар да картая дигәндәй. Дөрес, 2022 елда ул Катарда узачак Дөнья чемпионатында катнашачак дигән хәбәрләр йөри. Ләкин ул вакытка яңа "йолдыз"лар калкып чыкмасмы соң?! Мессиның «картаюы» инде бу уенда ук сизелде. 19 яшьлек Киллиан Мбаппе Аргентина капкасына рәттән өч гол кертте. Аны хәзер икенче Пеле дип йөртәләр. Французларың яшь спортчысына тизлек ягыннан тиңнәр юк хәзер. Димәк, футболда Месси, Роналдуларга алмашка яңа буын килә. 

Шулай итеп Казан футбол тарихында иң матур уенын кабул итте. Ләкин «Казан Арена» стадионы әле хаман 45 меңлек тамашачы җыя алмады. Хәер, җанатарлар җыю буенча рекорд куярга спорт башкаласының мөмкинлеге бар әле. 6 июльдә безне чираттагы уен көтә. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading