16+

Метро Азино аша уза

Казан метросының көтелгән икенче линиясе Азино, Компрессор заводы һәм «Квартал» аша сузылыр дип көтелә.

Метро Азино аша уза

Казан метросының көтелгән икенче линиясе Азино, Компрессор заводы һәм «Квартал» аша сузылыр дип көтелә.

Республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында Казан метросы үсешенә багышланган утырышта метроның икенче линиясе хакында фикер алыштылар.
«Эшне «Имәнлек» станциясеннән башлап, 10 нчы микрорайон ягына хәрәкәт итәрбез дип исәпләп торабыз. Безнең төп бурыч - пассажирларга шәһәр буйлап хәрәкәт итүне уңайлы итү. Метро станцияләрен тизрәк төзесәк, Казан буйлап хәрәкәт итү дә җайлырак булачак», - дип хәбәр иттеләр утырышта. Метроның икенче линиясендә 12 станция булыр дип ниятләнелә: «Фучик/Имәнлек», «10 нчы микрорайон», «Ломжа», «Сахаров», «Халыкара ат спорты комплексы», «Космонавтлар», «Компрессор заводы», «Футбол стадионы», «Горбольница», «ЗАГС», «Декабристлар/Яшьлек» һәм «Восстание». «Имәнлек» станциясе исә 2015 елда кулланылышка тапшырылыр дип планлаштырыла. Ә менә линиянең тулысынча кайчан тапшырылачагын әйтүе кыен. Барысы да аны финанслаудан торачак.
«Казметрострой» МУП җитәкчесе Марат Рәхимовның хәбәр итүенчә, хәзерге вакытка «Имәнлек» станциясен төзүгә рөхсәт алынган һәм бу эшкә 30 млн сум акча тотылган да инде.
«Җир асты транспорт корылмалары төзелеше дирекциясе» дәүләт казна учреждениесе җитәкчесе Анатолий Церцеилның әйтүенчә, могҗиза булып, линия тулысынча финансланса, аны участокларга бүлергә һәм бөтенесен бер үк вакытта төзергә мөмкин. «Ул очракта биш ел эчендә төзеп бетереп була. Акча булганнан булганга гына төзесәк - һәр өч-дүрт елга бер станция дигән сүз, димәк, барысына 30-40 ел кирәк булачак. Әмма бу - начар вариант. Без исә эшләр алай ук булмас дип ышанабыз», - диде ул утырыш барышында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading