Шәһри Казан

«Мәхәббәтнең ни икәнен белгән хатыннар мине аңлар...»

Сөяркәсенең 13 яшьлек кызын суеп үтергән, үзе дә янәшәсендә асылынган Рәдиф Латыйповның хатыны әнә шулай ди.

20 ноябрьдә 1 аен тутырган Ринат шушы ук көнне әтисен соңгы юлга озата. 14 ноябрьдә Алинә Гыйлемханованы урлап качкан, соңрак кызга да, үзенә дә кул салган Рәдиф Латыйповның улы юкса көтеп алынган шатлык, көтеп алынган бәхет булган...
Биш ел очрашып йөргән Яңа Бәрәскә авылы хатыны Ләйсән белән сүзгә килгән була Рәдиф. Башта Күлле-Кимедә укучы Алинәне, кайтарып куям, дип, юл уңаеннан иптәш кызы белән машинасына утырта да (Алинәнең иптәш кызын чыннан да өенә кадәр илтеп тә куя ир) Ләйсәннең телефон номерын җыя ул. Зират янына очрашуга чакыра. Ләйсән исә куркып бармый - зират янына әнисен - Сания апаны җибәрә. Ир, хатынның Ләйсән булмавын чамалагач, кызны машинага утыртып кача. Мари ягындагы Морки урманында ирнең куе кызыл төстәге «Нива» машинасыннан ерак түгел үле гәүдәләр табыла. Ирнең шәхси әйберләре арасында абыйсына аталган хат та була. Ул анда законлы хатыны Наташаны ташламауларын сорый. Пычак белән суеп үтерелгән 13 яшьлек баланы - үз авылына, Рәдифне Югары Мәңгәргә алып кайтып җирлиләр. Әтнәнең үзендә яшәүче бер апа: «Башы эленеп кенә тора иде инде баланың, - дип кызгануын яшерә алмый. - Үзләре чукынышып китми шунда, ник баланы кәрт итеп уйнатырга кирәк, ә? Анасын кызганмыйбыз. Баласы турында уйланган ана очрашуга үз әнисен җибәрмәс иде, куркыныч янаганын белә торып, үзе атыла-бәрелә чыгып чабарга тиеш иде ул».
Район үзәгендә дә, Рәдиф яшәгән авыл - Югары Мәңгәрдә дә ирнең законлы гаиләсе турында гел яхшы фикерләр генә ишеттем мин. Авылның үзенә барып, өйләрен эзләгәндә урамда очраган Сәвия апа да елый-елый сөйләп китте: «Бик әйбәт гаилә иде, балам. Рәдиф әнисеннән бик иртә калды ул. Дүрт бала иделәр - бик дус-тату үстеләр. Наташа белән дә матур итеп яшәделәр. Наташа, мари кызы булса да, авылга килен булып төшү белән үк, рәхәтләнеп татарчасын өйрәнде, үз кызыбыз кебек якын булды. Өйләрендә бит әле Рәдифнең дә, Наташаның да әтиләре торды. Ә яшьләр икесе дә бик ярдәмчел, син берәр эшкә тотындыңмы, хәзер ярдәмгә кереп җитәләр иде. Белде инде, белмәде түгел йөрүен - кайсы ир йөрми инде ул, балам? Түз, ди идем Наташага, бер йөреп туя ул. Наташа да сабыр итә белде. Шундый уңган-булгангадыр инде, көтеп алган сабыйлары да дөньяга килде. Ышанасы килми Рәдифнең вәхшилегенә - мин аны бәләкәйдән беләм. Ул бик кешелекле-кечелекле иде. Күрәчәктер инде, каһәр...»
Наташа-Рәдифләрнең йорты әллә кайдан кукыраеп утыра: ак кирпечтән салынган йорт, матур, сыйфатлы итеп ясалган капка, буялган коймалар, мал-туар өчен күтәртелгән каралты-кура - барысы да хуҗаларның эш яратканлыклары турында сөйли. Шар ачылган капкадан килеп керешкә бау-бау юып эленгән кер, койма араталарына кидертелгән ир-ат аяк киемнәренә тап булдык. Ишегалды уртасында «тугызлы» машинасы тора. Шундук мунчадан, тагын бер ләгән кер күтәреп, Наташа үзе дә килеп чыкты. Мин сүз башлаганчы, үзе беренче телгә килде: «Әйдәгез, өйгә узыйк».
Өйдә, чыннан да, ике бабай - татар карты белән мари карты яшәп ята, бер айлык Ринатны карашырга Рәдифнең апасы килгән. Өй чип-чиста, казан өстендә ашарга пешкән. «Хәзер, әти, бераздан ашыйбыз», - диде Наташа каршыбызга килеп чыккан картка. Һәм сүзне Рәдиф белән уртак тормышлары ягына борды.
- Мин Мари Республикасының Морки районыннан. Шинша авылы кызы. Абыем бар, әниебез күптән үлде инде. Унбиш ел элек шушы авылга килен булып төштем. Ул вакытта иске генә бер йортта тордык, аннан менә шушы таш дөньяны булдырдык. Мин дә эш яратам, Рәдифнең куллары, гомумән, алтын иде. Нәрсәгә тотынса, шуны секунды-минуты белән эшләп ыргытты. Шулай булмаса, уникешәр эре терлек, 25әр дуңгыз, кош-корт тотмас идек. Быел Рәдифкә - 40, миңа 36 яшь тулды...
- Сулга йөри башлаганын кайчан сиздең, Наташа?
- Шундук - биш ел элек. Хатын-кыз сизмиме соң инде аны? Үз-үзен карый башлады, киемнәр яңарта бу. «Кемең бар?» - дип сорадым. Кит, нинди хатын булсын, дип, сүзне читкә бора иде. Шулай бервакыт, казларны су буеннан алып кайтып барганда, бер номер шалтыратты да миңа: «Менә бу номерга шалтырат, синең мәнфәгатьтә», - диде. Мин шалтыраткач, бер апа алды: «Ләйсән ишегалдына чыгып китте, мин аның әнисе Сания булам», - диде. Рәдиф ишек төбендә тәмәке тартып тора иде, чыктым да: «Кем ул Ләйсән?» - дип сорадым. Бу бер агарынды, бер кызарынды, төгәл җавап бирмәде. Соңыннан кеше арасына да таралды инде - бу бик аз гына хуҗалыгы булган Яңа Бәрәскә авылы хатыны икән.
- Аннан яшерми генә йөри башладымы?
- Ник, мин аны болай да сизәм бит инде. Киенеп-ясанып чыгып китүеннән үк гөманлап була. Башта, юлда ватылып калдым, эшем күп, ди иде. Ул бит шабашкага йөреп эшләде. Аннан мин, тагын шунда барасыңмы, дип турыдан сорый башлагач, яшерүдән дә туктады.
- Аерылышырга теләмәдегез инде?
- Килеп терәлгәч, Ләйсәнгә дә шалтыратып: «Ник кирәк сиңа минем ирем, ир беткәнмени дөньяда?» - дидем. Ул: «Миңа синең ирең кирәкми, минем мужиклар җитәрлек», - кенә ди иде. Йорттан чыгып китәргә әллә ничә тапкыр талпындым. Рәдиф җибәрәме соң инде. Мин сине яратам, бу йорттан чыгып китмисең, генә ди иде. Теге нәмәрсәсе котыртып ятканда да: «Бу йортны, җиде кат тирене салып, Наташа белән бергә төзедек, ул бу нигездән китми», - дигән.
- Боларын каян беләсең?
- Ул үзе сөйләде. Ләйсән яныннан кайта да бөтенесен түкми-чәчми сөйли иде. Аның янына йөрүдән туктыйсым килә, әмма уйдан чыкмый бит, дип интегүләре турында да әйтә килде. Мин дә, бер йөреп туктар, дип көттем. Әмма тегесе бозып ятты - аның яныннан бөтенләй башка кешегә әверелеп кайта, башы эшләми башлый. Әйдә, чыгып кит тә тор шул хатының белән, дисәм, котырына башлар иде. «Мин яраткан кешемә өйләндем, ә бу нәрсә уза ул минем, уза», - диде.
- Кул күтәрмәгәндер бит?
- Ике тапкыр. Кул учы белән биткә сукты да, мин ишегалдына чыгып йөгергәч, өйалды баскычына басып, тегеңә телефоннан хисап тотты: «Мин аңа болай дип әйттем, ул миңа болай дип җавап бирде, янәсе, аннан битенә сугып җибәрдем...» Шаккаттым! Бу минем Рәдиф түгел иде - бозганнар иде аны.
- Еш очрашалар, бер дә сүзгә килмиләр идеме?
- Кая килмәсеннәр инде! Бер көнне тату гына күрешәләр иде дә икенче көнне тегесе, башка очрашмыйбыз, дип, борып кайтара. Ике ут арасында яшәтте ул Рәдифне. Шуннан тәм тапты. Өйгә кайткач, миңа сөйли иде ирем: «Ничек шулай була инде ул - бүген яратам, ди ул миңа, икенче көнне, башка күрешмибез, ди». Ә бит Рәдиф аңа бөтен дөньясын яңартып, төзеп биргән. Хәтта бер сүзгә килгәндә Рәдиф аңа: «Очрашасың килми икән, мин сиңа бушка эшләп ятучы ялчы түгел, 38 мең сум акча тиеш син миңа», - дигән. Боларын үзе әйтмәде, кеше ишеттерде. Ләйсәне исә: «Биш ел синең белән очрашып йөргәнгә син миңа үзең тиеш әле», - дип җаваплаган. Ул бит шикәр авыруы белән интеккән, Рәдифне хастаханә юлын бик күп таптатты. Рәдиф үзе дә: «Хастаханәгә барган көнне йөзе ай да кояш, икенче көнне кәефен аңлый торган түгел, мин аңа машина өчен генә кирәк бугай», - ди иде.
- Бала - көтеп алынган малае туу аны үзгәртмәдеме?
- Баланы яратты ул. Хәтта аңа исем куйган көнне - 28 октябрьдә никахыбызны да яңарттык без. Баксаң, алар Ләйсән белән өч ел элек Казанга барып, качып никах укыткан булган. Мулла белән киңәшләшкәч, талак әйтеп, Ләйсәнне аертам, дигән нияткә килде үзе. Ул көнне мине кочаклап: «Сине дә, улыбыз Ринатны да үлеп яратам», - диде. Башы да ачылып киткән төсле иде. Моннан ике-өч ел элек балага узгач, Рәдиф: «Төшерт, төшерт», - дип күп елаткач, ул бала чыннан да төште. Шунда: «Тагын бер балага уза алсам, бернигә карамый, үртәлми, баламны табар идем», - дип, Ходай Тәгаләгә ялындым. Ул мине ишетте.
- Әлеге канкойгыч вакыйга алдыннан мөнәсәбәтләре начар якка үзгәргән идеме?
- Сигеземе-тугызымы көнне генә (8-9 ноябрь. - Г.Җ.) хастаханәгә алып барып кайтты әле ул аны. Кайтуына икенче көнне тегесе тагын талашырга җай уйлап тапты бугай - Рәдиф кара коелды. 14е көнне чыгып китешенә үк начар буласын сизендем - күкрәкне нидер кыса, эч поша, чыгып йөгерәсе килә. Әмма аларны тапкач та, Рәдифнең үлгән булуына да, аның ул баланы үтерүенә дә ышанмадым. Ул бит Алинәне «кызым» дип йөртә иде. Гәрчә әнисенең генә анда гаме булмаган. Дөрес булса, ул бит аны бала тудыру йортыннан да алырга теләмәгән. «Яратмый ул кызын», - ди иде Рәдиф тә. Ышанмадым кеше үтерүенә - ул бит хуҗалыктагы мал-туарны да энесеннән суйдыртты. Үзем үстергәч, жәл, ди иде. Күрше-тирә апаларга гына каз-үрдәк суйды. «Моргтан алып кайтып, ишегалдын гына уратабыз да күмәбез», - диделәр. Юк, дидем, өйгә алып керәбез. Ходайга ялвардым: «Бер генә көн булса да өйдә кунып чыгарлык ит». Һәм чыннан да, кич кенә бирделәр аны, өйдә төн кундырдык та 20 ноябрьдә җиргә иңдердек. Кулларыннан-битләреннән сыйпап озаткач та, күңел ышанмый әле...
- Гафу, шундый яратып сөйлисең, Наташа...
- Ә ничек яратмыйм ди мин аны? Яратмаган хатын шуның кадәр хөрмәт итмәгән, үзен санламаган ир белән яши алыр идеме? Миңа да, өеңә керттермә, болай гына озат, диючеләр табылды. Ул минем тормыш көткән, яраткан ирем, шушы нигезне бергәләп тергезешкән терәгем иде. Кызу иде кызулыкка. Әмма кызуы кухнядан чыгып китеп, залны урап чыгуга калмый иде. Ул баланы - Алинәне үтергәненә дә шуңа ышанмыйм. Тегесе каршы сөйләшкәндер, канын кыздыргандыр инде - көенәрәк торса, матур-җайлы сөйләшсә, балага кул күтәрәме соң инде Рәдиф?! Мин аның турында бер начар сүз дә әйтә алмыйм. Ул шуның кадәр сөйкемле сөякле кеше иде.
- Нәниеңне үстерергә, тормыш көтәргә Алла ярдәм бирсен, Наташа...
- Бирер, Алла боерса. Гомергә кеше күзенә карап, ярдәм өмет итеп, елап утырганым булмады. Минем хәзер Рәдифемнән калган йөрәк парәм - Ринатыма, көтеп алган татлы бәбиемә әти дә, әни дә буласым бар...

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: