16+

Милли мәгарифкә ясин чыгарлык булмасын

Татарстан Дәүләт Советының тугызынчы утырышында депутатлар мәгариф системасындагы үзгәрешләр турында сөйләштеләр.

Милли мәгарифкә ясин чыгарлык булмасын

Татарстан Дәүләт Советының тугызынчы утырышында депутатлар мәгариф системасындагы үзгәрешләр турында сөйләштеләр.

"Россия Федерациясендә мәгариф турында", "Россия Федерациясенең мәгариф өлкәсендә бердәм дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру һәм белем бирү киңлегенең берлеген торгызу мәсьәләсендә дәүләти һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен, товар, хезмәтләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында"гы федераль законнарга үзгәрешләр кертү турында" 789680-6 нчы номерлы Федераль закон проектын караганнан соң, депутатлар аны хупламады.

Әлеге закон проекты кабул ителгән очракта, аның мәгариф өлкәсенә тискәре нәтиҗәләр ясавы бар.

- Закон проекты белем бирү оешмаларының мөстәкыйльлегенә һәм азатлыгына, педагогик хезмәткәрләрнең һәм укучыларның хокукларына кырыс чикләүләр кертә, милли (этномәдәни) мәгариф мәсьәләсендә Россия Федерациясе субъектларының мөстәкыйльлеген киметүгә юнәлдерелгән нигезләмәләр аеруча борчу уята. закон проектын эшләүчеләрнең Россия Федерациясе субъектларының мәгариф үзенчәлекләрен исәпкә алмавы ихтимал. "Закон проектында "туган тел", "туган тел әдәбияты" фәннәре буенча төп эчтәлекне формалаштыру механизмы тасвирланмаган. Бүген Россиянең мәгариф системасында 59 туган тел өйрәнелә. Алар буенча төп эчтәлекне кем эшләячәк: федераль үзәкме, әллә төбәкләрме? Закон проектында Россия Федерациясе субъектларының туган тел, әдәбият буенча белем бирү эчтәлеген эшләүгә хокуклары, шулай ук аларны стандартларга кертү механизмы төгәл күрсәтелгән булырга тиеш, - ди Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе Разил Вәлиев.

Разил Вәлиев дәреслекләр һәм уку кулланмалары мәсьәләсенә дә тукталды. Хәзерге вакытта формалаша торган бердәм федераль дәреслекләр исемлегенә туган телләр буенча дәреслекләр дә кертелергә мөмкин. Депутат фикеренчә, агымдагы икътисади вәзгыятьне исәпкә алып, әлеге мәсьәлә тагын да җентекләбрәк өйрәнүне таләп итә.

- Без соңгы вакытта мәгариф системасын үзгәртеп кору белән артык мавыга башладык. Берничә ел дәвамында әзерләп, бөтен җәмәгатьчелек белән фикер алышып, әле күптән түгел "Россия Федерациясендә мәгариф турында" өр-яңа закон кабул ителде, без шуның нигезендә үз законыбызны да өр-яңадан яздык. Инде бераз тынып, шушы кабул ителгән яңа кагыйдәләр, яңа таләпләр белән эшли генә башлаган идек, әлеге законны тагын сүтеп җыярга тәкъдим итәләр. Ел саен яңалык өстенә яңалык өстәп, төрле якка тарткалап, йолыккалап мәгарифне алга җибәреп булмас, мәктәпләргә, укытучыларга инде, ниһаять, тынычлап эшләргә ирек бирергә кирәк! Болай да соңгы елларда кәгазь эше бермә-бер артты, укытучылар балалар белән эшләргә вакыт та калмый, дип зарлана, ел саен мәгариф системасының астын өскә әйләндереп торсак, педагоглар бөтен вакытларын шул үзгәрешләрне өйрәнеп, аларга яраклашуга гына сарыф итәчәк, - ди Разил Вәлиев.

Комитет рәисе соңгы елларда Россиядә милли мәгарифнең хәле күзгә күренеп начараюына игътибарны юнәлтте. "Бердәм дәүләт имтиханнарын бары тик рус телендә генә бирү тәртибе кергәч, Татарстан мәктәпләренең дә күбесендә фәннәр бары тик рус телендә генә укытыла башлады. Ә мондый мәктәпне инде берничек тә "милли мәктәп" дип атап булмый. Дәүләт Думасы депутатлары тарафыннан безгә тәкъдим ителгән бу закон проекты болай да хаста хәлендәге милли мәгарифнең хәлен тагын да ныграк авырайтачак. Дәүләт Думасында тагын бер-ике шундый закон кабул ителсә, милли мәгарифкә инде ясин чыгарга да туры килүе мөмкин", - дип ачынып сөйләде Разил Вәлиев.

Фото: kazanfirst.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading