16+

Милләтебезнең иң асыл кызы Мәскәү районында белем ала

«Камилләрдән камил, сөйкемлеләрдән сөйкемле, уңганнардан уңган». «Татар кызы-2014» бәйгесе финалында катнашкан милләтебезнең асыл кызларына жюри рәисе Гали Арсланов әнә шундый бәя бирде.

Милләтебезнең иң асыл кызы Мәскәү районында белем ала

«Камилләрдән камил, сөйкемлеләрдән сөйкемле, уңганнардан уңган». «Татар кызы-2014» бәйгесе финалында катнашкан милләтебезнең асыл кызларына жюри рәисе Гали Арсланов әнә шундый бәя бирде.

Казан шәһәре башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлангычы белән уздырылучы бу бәйге быел үзенә күрә юбилеен - 15 еллыгын билгеләп үтә. Шушы вакыт эчендә анда башкала мәктәпләренең 9-11 нче сыйныфларында белем алучы 150 татар кызы катнашырга өлгергән. Оештыручылар туган телгә, халкыбызның гореф-гадәтләренә, тарихына һәм сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләүче әлеге конкурсның елдан-ел популярлаша баруын, катнашучылар санының да артуын искәртә.
Быел февраль-март айларында «Татар кызы-2014»нең мәктәпләрдә, башкала районнарында сайлап алу турлары үтте. Нәтиҗәдә, сәнгать фәннәре докторы Гали Арсланов җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри һәр районны финалда лаеклы тәкъдим итәрлек 7 укучыны сайлап алган иде.
Алар - Киров районының 15 нче гимназиясеннән Рената Хәсәншина, Авиатөзелеш районындагы 54 нче мәктәптән Гүзәл Хәмидуллина, Идел буе районындагы 16 нчы гимназиядән Адилә Биктимерова, Яңа Савин районының 155 нче гимназиясеннән Гөлшат Гыйльманова, Вахитов районындагы 3 нче гимназиядән Наилә Шагина, Совет районының 20 нче гимназиясеннән Чулпан Камалетдинова һәм Мәскәү районындагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназиядән Чулпан Фатыйхова.
Камал театры бинасында узган финал ярышында конкурсантлар гореф-гадәтләребезне, телебезне саклау, милләт язмышы хакындагы фикерләре белән уртаклашты, үзләрен җырда, биюдә, актерлык осталыгында, уңган хуҗабикә буларак та сынады. Конкурсантларны сәламләргә «Татар кызы» бәйгесенең төрле еллардагы җиңүчеләре дә килгән иде.
Кызларның барысы да сәләтле, тик бәйгенең иң олы бүләге - Гран-при берәү генә була шул. Жюри озак кына фикер алышулардан соң, «Татар кызы-2014» бәйгесенең төп җиңүчесе дип 2 нче гимназиядән Чулпан Фатыйхованы игълан итте. Җиңүченең күчмә таҗына алдагы бер ел дәвамында ул хуҗа булачак. Финалчыларның калганнары да бүләксез калмады. Адилә Биктимерова «Зирәк кыз», Гөлшат Гыйльманова исә «Уңган кыз» номинацияләрендә җиңү яулады. «Сылу кыз» номинациясендә Рената Хәсәншина, «Зыялы кыз» номинациясендә Наилә Шагина, «Ягымлы кыз» номинациясендә Чулпан Камалетдинова, «Сөйкемле кыз» номинациясендә Гүзәл Хәмидулина билгеләп үтелде. Кызларның барысы да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алды. Бәйгенең мәгълүмати партнерларының берсе булган «Шәһри Казан» финалчыларның барысына да алдагы ярты еллыкка подписка бүләк итте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading