16+

«Мин бала таба алмыйм»

Поезд һава дулкынын ярып алга чаба. Урыннарга урнашу ыгы-зыгысы тәмамланганнан соң, пассажирлар, гадәттә, тамак ялгый-ялгый, хатирәләргә чума. Бер-берсен гомердә күрмәгән кешеләр күңел серләрен ачыктан-ачык бушатырга керешә.

«Мин бала таба алмыйм»

Поезд һава дулкынын ярып алга чаба. Урыннарга урнашу ыгы-зыгысы тәмамланганнан соң, пассажирлар, гадәттә, тамак ялгый-ялгый, хатирәләргә чума. Бер-берсен гомердә күрмәгән кешеләр күңел серләрен ачыктан-ачык бушатырга керешә.

- Яшь чакта бик чибәр идем, - дип башлады үзенең кыйссасын Тәнзилә ханым. - Йөргән егетләрем дә булды. Таһир белән яратышкан идек, аны армиягә дә озатып калдым. Ләкин яшьлек юләрлеге галәмәте: Александрга гашыйк булып, кияүгә чыктым. Ул болай начар кеше түгел, тик үтә дә көнче, исерсә дуамал. Берәрсенә кунакка барсак, үзе: «Бие-бие, миңа карап торма», - дип рөхсәт бирә. Ә инде өйгә кайтуга: «Син теге ир-ат белән биедең, бу ир-ат белән сөйләштең», - дип кыйный башлый иде. Котырынган исерек ирне кая җиңәсең? Куркудан елап басып торучы улым Олегны күтәреп, кар өстеннән яланаяк күршеләргә чыгып йөгергән вакытлар шактый булды. Александр, айныгач, күз яшьләрен түгеп, гафу үтенә, тагын дуслашабыз. Соңгысында ул мине эчемә тибә-тибә кыйнады. Эчемнең авыртуы басылмагач, хастаханәгә яттым. Аналыгымны изгән икән, мөртәт. Операция ясатканнан соң, баламны алып, Александрдан аерылдым.
Тәнзилә ханым әле генә операция өстәленнән төшкән сыман авыр сулап куйды.
- Кабат кияүгә бару турында уйламадым да, ир-атка карата бәгырем каткан иде, - дип сөйләвен дәвам итте сәфәрдәш хатын. - Берничә ел үткәч, очраклы гына яшьлек мәхәббәтем Таһир белән очраштык, ул да өйләнгән иде инде. «Эх, Тәнзилә, мин яраткан идем бит сине!» - диде.
Шулай бервакыт оешмабызга 42 яшьлек Марат атлы ир эшкә урнашты. Танышып, үзеннән-үзе дуслашып киттек. Миңа 35 яшь иде, үзенә кияүгә чыгуымны сорады. Теләгем дә кузгалды кузгалуын, тик шикләндерә дә. «Мин бала таба алмыйм бит», - дип тә карадым. «Бер-беребезгә иптәш булып яшик, балаларыбыз бар бит инде», - дигәч, ризалаштым. Марат беренче хатыны белән шулай ук аерылышкан икән, аннан кызы бар. Икенче бер хатын белән очрашкалап йөргән, анысында улы үсә.
Тырыш, шулкадәр кайгыртучан Маратым. Бер-беребезне сагынышып, яратышып яшибез. Йорт җиткездек, машиналар сатып алдык. Олегны да үз баласыдай якын күрде. Маратның улы белән кызы да безгә кунакка килеп йөриләр. Тормышыбыз мул. Хәзерге иремнең дә балалары «әни» дип дәшәләр. Ничектер кызык та, шул ук вакытта рәхәт, күңелле дә. Чит илләргә ял итәргә барганда Маратның да йә улын, йә кызын үзебез белән алабыз. Беренче хатынын да онытып бетермәскә кушам. Үзем чәчәк алып кайтып: «Бар, котлап кайт», - дим. Нәрсә-нәрсә, чәчәк сатып алмый инде ул. Шулай кулына тоттыргач, барып, котлап кайта.
Тәнзилә ханым, йөзеннән нур чәчеп, матур гына көлеп куйды.
- Аллага шөкер, бүгенге тормышымда бәхетлемен. Балалар да тәртипле булып үстеләр. Әмма ике генә үкенечем бар. Бүгенге акылым булса, исерек ирдән кыйналып-сугылып бер көн дә яшәмәгән булыр идем. Ул еллар куркыныч төш кебек. Язмышыма әлеге афәтләрне дә кичерергә язылган булгандыр, күрәсең. Икенче үкенечем: хәзерге ирем белән уртак балабыз юк. Акылым, җаным-тәнем белән яраткан Маратымнан шулкадәр дә бала табасым килде. Кызганыч, мин бала таба алмыйм, - дип тәмамлады сүзен юлдашыбыз.
«Сәйдәш» маршы авазлары астында поезд вокзалга кереп туктады. Тәнзилә ханымны да ире һәм балалары йөгерешеп килеп, кочаклап алдылар. Бәхетләренә күз тимәсен, бу дөньяда яратышып, дус-тату яшәүгә ни җитә?!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading