Теләче районы Субаш авылында яшәүче 94 яшьлек сугыш ветераны Иван Егоров, без килеп кергәндә, китап укып утыра иде. Исәнләшүгә, Рейхстагка беренче булып Җиңү байрагын кем кадаган, дип сорап куйды. Җаваптан канәгать калгач, безне түргә әйдәде.
Иван дәдәй сугыш елларында Ленинград шәһәрендә самолет механигы булып эшләгән.
– Очучы булырга хыялландым, әмма сугыш аркасында хыялымны чынга ашыра алмадым. Аның каравы, самолет механигы булдым, – дип елмая ул.
Сугыш башланган көнне бүгенгедәй хәтерли. мәктәпне яңа гына тәмамлаган егет, очучылар әзерли торган училищега керергә хыялланып, хәрби комиссия үтәргә Арчага барырга җыена. Ат җигеп, иптәшкә энесен дә алып, юлга чыгалар.
– Энем мине Теләчегә кадәр озата барырга тиеш иде. Теләчегә килеп җиткәч, атны бер чиркәү рәшәткәсенә бәйләп куйдык. Урам тулы халык, ыгы-зыгы киләләр, кемдер елый, кемдер каядыр чаба. Сугыш башлану хәбәрен хәрби комиссариатка килеп кергәч кенә ишеттек. Әлегә кайтып торыгыз, 15 августта чакырып алырбыз, диделәр. Чынлап та, унбишенә килергә повестка бирделәр. Безне Саратов тирәсендәге кечкенә генә бер шәһәргә озаттылар. Каршы алучылар хәрби киемнәрдән иде, аларның җилкәләрендәге авиация эмблемасын күреп, хәрби мәктәптә укыячакбыз икән дип сөендем. Әмма без очмадык, авиамеханик белгечлеген алдык. Төнлә очкычларны сакладык, көндез аларны ремонтларга өйрәндек, – дип искә ала ветеран ул елларны.
1942 елның декабрендә алты егетне Ленинград фронтына җибәрәләр. Иван дәдәй 159нчы истребительләр полкына эләгә, аны ЯК самолетына механик итеп куялар. Очыш вакытында, самолетлардан бомбага тоткан вакытта зыян күргән, җимерелгән, һәлакәткә очраган очкычларны шунда кайтарып куялар һәм аларны механиклар яңадан төзәтә, очышка әзерли.
– Аларны төзәтү өчен безгә билгеле бер вакыт бирәләр иде. Очкычның моторын алыштырырга 12 сәгать вакыт каралган, син шуңа сыешырга тиеш. Ул чорда таләпләр бик катгый иде, үзебез дә сынатмаска тырыштык. Хәрби аэродромда эшләдек, яшәдек. Беркая чыгарга ярамый иде. Эшеңә бераз гына хилафлык китерсәң дә, судка бирәләр, штрафбат белән яныйлар. Мин карап торган самолет сугыш вакытында 540тан артык хәрби очыш ясады. 50ләп дошман очкычын бәреп төшерде. Сугышта авиациянең роле бик зур булды, – ди Иван дәдәй.
Җиңү көнен ул Гатчина шәһәрендә каршы ала. Авылына 1948 елда гына кайта. Сугыш тәмамлангач, армиядә тагын өч ел хезмәт итәргә туры килә. Иван дәдәй «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен», «Батырлык өчен», «Ленинградны азат иткән өчен» һәм башка бик күп медальләр белән бүләкләнә. Ул армиядән кайткан көннәрдә Теләчедә районның ВЛКСМ конференциясе уза. Райком секретаре аны шунда чакырып ала да, комсомол комитетының икенче секретаре итеп сайлап куялар. Аннары машина-трактор станциясендә директорның сәясәт буенча урынбасары булып эшләп ала. 1951 елны Иван дәдәйне кабат армиягә алалар. Энгельс шәһәрендә алты айлык курсларда укыганнан соң, аны Төркестан хәрби округына рота командирының сәясәт буенча урынбасары итеп билгелиләр. Анда өч ел хезмәт иткәч, кыскартуга эләгә. Шуннан кабат туган авылына әйләнеп кайта. Читтән торып Казан педагогика институтының тарих факультетында белем ала. Үз авылында укытучы булып эшли, 1957 елдан алып пенсиягә киткәнче, Субаш сигезьеллык мәктәбенең директоры була. Пенсиягә чыккач та, җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Авылда ветераннар советы рәисе булып эшли.
94 яшендә булса да, Иван дәдәйнең хәтере бик яхшы. Күп итеп газеталар алдыра, телевизор карый. Китапханәдән китаплар алып кайтып укый. Озын гомерле булуының серен тәмәке тартмаудан, исерткеч эчемлекләр кулланмаудан күрә.
– Рәхәт, тыныч тормышта яшәүнең тәмен-кадерен белеп яшәргә кирәк. Сугыш яшь кызлар-егетләрнең матур хыялларын, сабыйларның бала чакларын урлады, аларны ятим, хатыннарны тол калдырды, хәсрәткә, күз яшьләренә батырды. Сугыш афәтләрен күрергә язмасын, – ди сугыш ветераны.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар