16+

«Мин кызыксынмыйм, ә менә хатын зарлана»

Февраль аенда җәмәгать транспортында йөрү бәясе күтәрелергә мөмкин. Узган ел азагында Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты транспортта йөрү бәясен 27 сумга җиткерергә кирәк дигән мөрәҗәгать белән чыкты.

«Мин кызыксынмыйм, ә менә хатын зарлана»

Февраль аенда җәмәгать транспортында йөрү бәясе күтәрелергә мөмкин. Узган ел азагында Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты транспортта йөрү бәясен 27 сумга җиткерергә кирәк дигән мөрәҗәгать белән чыкты.

Электрон карта белән түләү бәясе 25 сум булачак. Транспортта йөз тапкыр йөрү мөмкинлеге биргән махсус карта белән түләү 18 сумга җитәчәк. Хәзерге вакытта документ Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында һәм прокуратурада карала.
Әлеге хәбәр күпләрнең кәефен кырды. Хәтта бу карарга каршы чыгып Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә петиция әзерли башлаганнар.

“Татарстанда җәмәгать транспортына бәяләр күтәрелүе дөрес түгел, чөнки транспорт эшчәнлеге дәрәҗәсе түбән, автобус, троллейбус һәм трамвайлар халәте дә начар. Тукталышларда транспортны кырыгар минут көтәргә туры килә. Башка төбәкләрдә транспорт бәяләре югары булса да, аларда халык өчен барлык шартлар тудырылган”, - дип язылган әлеге петициядә.

Ә сез транспорт бәяләре күтәрелүгә ничек карыйсыз?

Ләйлә Йосыпова, эшче:

- 25 сум түләү дә кесәгә бәрә иде. Безнең айлык хезмәт хакын көннәргә бүлсәң, көненә 200-250 сум булып чыга. Шул 200 сумның дүрттән бере (50 сум) транспортка китә дигән сүз. Әле бит ашарга ризык аласы, киенәсе бар. Хәзер юл бәясен тагын арттыралар, аңа карап хезмәт хакы артмый бит. Каешларны тагын да кысыбрак буарга туры килә инде.

Илнур Шәрәпов, машина йөртүче:

- Мин күбрәк үз машинамда йөрим. Шуңа да юл бәясе белән артык кызыксынмыйм. Автобусларда студент вакытта да чиләнеп беттем инде. Ә менә хатын зарлана. Ул ай саен электрон картасына акча салып бара, алай очсызрак чыга. Яңалык дип бер-ара банк карточкасы белән генә түли башлаган иде. Кондукторлар терминал аннан акча ала алмый дип, акча сорый башладылар. Хәзер кабат электрон картага күчте.      

Дамир Бәдриев фотосы
     

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хезмэт хакын арттырып вакытында биру турында закон чыгарып, шуны каты контроль тоту турында ник закон юк икэннннн?????

    Мөһим

    loading