Ижевск зоопаркында тәрбияләнүче Сгатя кушаматлы моржны шушы көннәрдә Германиянең Гагенбек зоопаркына китерделәр. Сгатяның казык тешләре үсә төшеп, хайванны нык борчуга салалар икән. Немец илендә моржны һәрьяклап дәвалап, ике елдан соң гына туган ягына кире озатырга исәплиләр. Кызык…
Морждан аермалы буларак, миңа, Германиягә килеп дәвалану насыйп булсын өчен, илебез, республикабыз халкына...
Ижевск зоопаркында тәрбияләнүче Сгатя кушаматлы моржны шушы көннәрдә Германиянең Гагенбек зоопаркына китерделәр. Сгатяның казык тешләре үсә төшеп, хайванны нык борчуга салалар икән. Немец илендә моржны һәрьяклап дәвалап, ике елдан соң гына туган ягына кире озатырга исәплиләр. Кызык…
Морждан аермалы буларак, миңа, Германиягә килеп дәвалану насыйп булсын өчен, илебез, республикабыз халкына ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә туры килде. Меңләгән кешеләрнең миңа саулык теләп юллаган сумнары, меңнәре уңышлы операция үткәрергә, тернәкләнү курсы узарга мөмкинлек бирде. Кирәкле сумманың вакытында тупланып бетүе дә шатландыра, чөнки операцияне ясаган профессор сүзләренә караганда, тагын берәр айга сузган булсак, шеш башка эчке әгъзаларга да таралган булыр иде. Шуңа күрә дә мин ярдәм кулы сузган һәрбер кешегә һәрчак әйтеп бетергесез рәхмәтле булачакмын.
Миңа булышкан күпчелек кешеләр алдагы язмышым белән дә кызыксыналар. Үземә шалтыратып, язып, шулай ук туганнарым, дусларым аркылы да, операциянең ничек узганын сорашалар, хәлләремне белешәләр, редакциягә шалтыратучылар да бар икән. Германиягә киткәнче үк, уңышларым турында хәбәр итеп торырмын, дип, күп кешегә үзем дә сүз биргән идем. Шуңа күрә бу мәкаләнең төп максаты - немец илендәге көнкүрешем, хәлем турында бераз сөйләү.
7 сәгатькә сузылган операция, Аллага шөкер, уңышлы узды. Мине яман чирдән азат иткән профессор Унтерберг сүзләренә караганда, арка миемне кысып торган һәм инде кабыргаларга да һөҗүм итә башлаган шеш тулысынча алынып бетерелгән. Россия табиблары, кырт кистереп, киләчәктә яңадан аякка баса алуымны инкарь итсәләр дә, профессор алга таба тулы тормыш белән яши башлавыма ныклы ышаныч барлыгын әйтте. Дөрес, моның өчен күп көч һәм вакыт таләп ителәчәк. Хәзер барысы да үземнән генә торганын мин яхшы аңлыйм. Операциядән соң, өч тәүлек буе көчле наркоз астында йоклауларым, аннары, аңга килгәч, дүрт көнемне саташып, җыен юк-бар күреп һәм сөйләшеп үткәрүләрем; бер атнадан гомуми хастаханә бүлмәсенә күчерелгәч, гәүдәмә мәңге көч кермәс кебек, атналар буе хәлсезләнеп ятуларым, Аллага шөкер, артта калды. Хәзер, күз тимәсен, хәлем көннән-көн яхшыра бара.
2 майдан алып 19 майга кадәр Германиянең Хайдельберг хастаханәсендә булгач, шул көннең кичендә мине ул шәһәрдән 400 чакрым ераклыкта урнашкан кечкенә генә Бад-Фюссинг исемле курорт каласының Йоханнесбад тернәкләндерү үзәгенә китерделәр. Алла боерса, 21 июльгә чаклы монда булачакмын. Үзәктәге һәрбер көнем кулларга, аякларга төрледән-төрле күнегүләр эшләү, массажлар ясау, савыктыра торган башка процедураларга йөрү белән уза. Беренче атналарда, операция урыны төзәлеп бетмәү сәбәпле, бассейнга төшү ярамый иде, хәзер суга да керә башладым. Суда күнегүләр ясаулар тернәкләнүне тизләтергә тиеш.
Германиядәге медицина безнекеннән кайсы ягы белән аерыла, дип сораучылар юк түгел шалтыратучылар арасында. Җавап гади: барысы белән дә. Илебезнең дистәләгән хастаханәләрендә ятып чыкканнан соң, бу өлкәдә күпмедер дәрәҗәдә тәҗрибәм бардыр дип беләм. Табибларның осталыгы турында сүз йөртәсем килми, безнең илдә дә тәҗрибәле, сәләтле, дөньякүләм макталучы немец табибларыннан ким булмаган медицина белгечләре шактый. Илкүләм менталитет та немецларныкына охшаш булса… Ярар, табибларга тел-теш тидерергә базмыйм, ни булган, шул булган инде…
Беренче чиратта, кешелеклелек факторын әйтү кирәктер. Монда ярдәмгә мохтаҗ кешегә беркайчан да ул ярдәм күрсәтелмичә калмый. Икенчедән, тәрбия. Монда авырулар артыннан тешләрен кысып түгел, һәрчак елмаеп торучы шәфкать туташлары тәрбия кыла. Өченчесе - тәртип, һәр дәва вакытында бирелә һәм җиренә җиткерелеп эшләнә. Туклануны да әйтмичә кала алмыйм. Монда хастаханәдә дәваланучылар суынып, укмашып беткән токмач түгел, рестораннардагы кебек, берничә ашамлык арасыннан сайлап, һәрчак кайнар ашыйлар. Һәм башкалар, һәм башкалар… Андый акчалар бәрабәренә безнең хастаханәләрдә дә шундый ук шартлар булыр иде, диләр кайберәүләр. Чит илдән килүчеләр өчен бу «ләззәт» дөрестән дә кыйбат, әлбәттә. Тик бит монда тулаем бушлай дәваланучы үз иле гражданнарына карата да шундый ук игътибар һәм тәрбия.
РS. Мәкалемне миңа ярдәм кулы сузган кешеләргә тагын бер кат чиксез рәхмәтемне белдереп тәмамлыйсым килә. Сезнең булышлык белән алга таба да яши, сөйләшә, утыра, эшли алганым өчен, янәдән йөри алуга ышаныч тудырганыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар