Шәһри Казан

Мин сезгә ярдәм итә аламмы? «ШК» журналисты беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәнде

Урамда сөялеп утырган, егылган кешеләрне күргәч, гадәттә, никтер гел исеректер инде бу, дип уйларга күнеккәнбез. Югыйсә бу кешенең ярдәмгә мохтаҗ булуы да бар. Баксаң, авыр хәлдә калган кешегә ярдәм итә алып та, битараф узып киткән өчен Җинаять җаваплылыгы каралган икән.

Ничек кенә булмасын, ярдәм итү беренче чиратта кешелеклелек билгесе. Ә авыр хәлдәге кешегә файда китерү өчен, аз булса да беренче медицина ярдәме кагыйдәләрен белергә кирәк. Гел кеше арасында эшләгән журналистлар өчен бу аеруча мөһим, дип саный Һәлакәт медицинасы республика үзәгендә методист табиб, укыту бүлеге җитәкчесе вазифасын башкаручы Раиса Нестерова. Ул бу өлкәдә инде 25 ел эшли.

– Кайбер кеше, ярдәм итәрмен дә кешегә зыян китерермен, дип борчыла. Әгәр кеше начар хәлдә икән, аңа ничек тә ярдәм кулы сузарга кирәк. Үлемнән дә начаррагы була алмый, «Ашыгыч ярдәм» машинасы килгәнче, кеше янында булу да зур ярдәм. Чөнки медицина процедураларыннан тыш, психологик ярдәм зур роль уйный, кайгырту, кешенең хәлен белү дә кирәк, – ди Раиса ханым.
Куркасың икән, күнегүләрне ешрак кабатларга кирәк, дип киңәш итә ул. Моның өчен Һәлакәт медицинасы үзәгендә барлык шартлар да тудырылган. «ШК» журналисты да беренче медицина ярдәме күрсәтү кагыйдәләрен өйрәнеп кайтты.

Республикада мондый оешма барлыгын күпләр белеп тә бетермидер. Гадәттән тыш хәлләр булганда, юл һәлакәтләре, янгыннар, фаҗигаләр, табигый бәла-казалар вакытында беренче булып ярдәмгә алар ашыга. Ишегалдындагы машиналар һәрчак әзер, ярдәм күрсәтүче бригадалар тупланган, ике вертолетлары да бар. Быелның 8 ае эчендә алар 75тән артык очрак буенча ярдәмгә чыккан.
Биредә беренче медицина яр­дәме күрсәтергә дә өйрәтәләр. Чит илләр­дән килеп укучылар да бар икән.

– Кешегә авыр икәнне тойсагыз, беренче чиратта хәлен ачыклагыз. Иң беренче сорау: «Сезгә нәрсә булды? Мин сезгә ярдәм итә аламмы?» – булырга тиеш. Хәтта кеше аңсыз булып, җавап кайтара алмаса да, сез шул рәвешле аның гәүдәсен тотарга, медицина ярдәме күрсәтергә ризалык аласыз. «Күрмим, ишетмим, тоймыйм». Әнә шул принципка таянып эшләргә кирәк. Кешенең пульсы сизелмәсә, сулышы ишетелмәсә, сез яшәү билгеләре тоймыйсыз икән, димәк, кеше аңсыз. Үлеп барган кешене коткарып калу өчен бары берничә минут вакыт бар. Беренче биш-җиде минут эчендә кеше клиник үлем кичерә. Шул вакыт эчендә кулдан килгәннең барысын да эшләп өлгерергә кирәк, – дип сөйли Раиса Нестерова.

Реклама

Кул беләзегендә пульс тоелса, димәк, кешенең кан басымы нормаль, хәл артык куркыныч түгел, әгәр култык тирәсендә генә абайланса, төшә башлаган дигән сүз, ә пульс­ны муен тамырында гына сизәсез икән, бу кешенең кан басымы шактый төшкән, тиз арада ярдәм кирәк, дигәнне аңлата.
Ясалма сулышны дөрес ясый белү дә мөһим. «Авыздан авызга» һәм «авыздан борынга» ясау ысуллары бар.

– Европа илләрендә кешеләр, ясалма сулыш ясаганда кирәк булуы бар дип, үзләре белән брелок формасында махсус салфетка йөртә, бездә бу гадәткә кермәгән әле. Кай­чакта кулъяулык та булмаска мөмкин. Дөрес, кулъяулык вируслардан сакламый. Марля йә маска кирәк. Чит кешегә саклану чарасыннан башка һич кенә дә ясалма сулыш ясарга ярамый, – ди табиб.
Кешене тормышка кайтару өчен төп күнегү – йөрәгенә 30 тапкыр массаж ясау һәм ике тапкыр ясалма сулыш бирү. Моны дөрес итеп эшләргә кирәк, катырак, күбрәк бассаң, күкрәк читлегенә зыян килергә мөмкин, 30га кадәр кычкырып санарга кирәк. Кеше косыгы белән тыгылмасын өчен, авыз куышлыгын гел тикшереп торырга киңәш ителә. Бу күнегүләрне кеше сулый башлаганчы йә «Ашыгыч ярдәм» машинасы килгәнче кабатларга туры киләчәк. Җиңел түгел, манекенны коткарган арада да кулларымның хәле бетте, тир бәреп чыкты. Дөрес ясамасаң, уку залында экрандагы монитор хәбәр итеп тора.

«Кешене стресс халәтеннән чыгару өчен иң яхшысы – аны җылыту», – ди Раиса ханым. Моның өчен чит илләрдә көмешсыман фольгадан эшләнгән одеяллар кулланыла. Алар безнең даруханәләрдә дә бар. Бу одеял кешене җылыта икән. Зыян күргән кешеләрне генә түгел, хәтта шаһит булган, әйтик, юл һәлакәтен, берәр фаҗигане күреп стресс кичергәннәрне дә аның белән ябындыралар.
Беренче медицина ярдәме күрсәтү күнегүләрен хәзер мәктәптә дә өйрәтәләр. Күнегүләрне үзләштерү бер хәл, әйләнә-тирәдәге кешеләргә битараф булмаска өйрәнсәк иде. Гомер бер генә бирелә.

 

автор фотолары

onedio.ru 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: