16+

«Мине эш үзе куып йөри»

Әле кайчан гына диплом спектаклендә «Рабурден варислары» спектаклендә Исаак ролендә сәхнәгә чыккан иде ул. Күренекле режиссер-педагоглар Марсель Сәлимҗанов белән Фәрит Бикчәнтәев укучысы булган Илфир ЯКУПОВ ул чакта данлыклы Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры булачагын уйлап карадымы икән? Хәер, ул вакытларда да аның тынгысыз, эшчән зат булуы күзгә ташлана...

«Мине эш үзе куып йөри»

Әле кайчан гына диплом спектаклендә «Рабурден варислары» спектаклендә Исаак ролендә сәхнәгә чыккан иде ул. Күренекле режиссер-педагоглар Марсель Сәлимҗанов белән Фәрит Бикчәнтәев укучысы булган Илфир ЯКУПОВ ул чакта данлыклы Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры булачагын уйлап карадымы икән? Хәер, ул вакытларда да аның тынгысыз, эшчән зат булуы күзгә ташлана...

Мин ул вакытта «Интертат» газетасында штаттан тыш хәбәрче булып та эшли идем. Шуңа күрә «Әллә берәр кеше турында дөрес язмаганмынмы икән?» - дип курка-курка бардым. Ул чактагы министр урынбасары Айрат Җаббаров шунда: «Сез сәнгатьне, театрны яратасыз, менә бездә бер урын бар. Театрлар бүлегенә әйдәп баручы белгеч булып эшләп карагыз», - диде. Шамил Зиннурович һәм Фәрит Рәфкатович белән киңәшкәннән соң шунда киттем. Шамил Зиннурович мине сәхнәдән аерып административ эшкә үзе җибәргәндәй булды. Аталарча киңәшләрен дә бирде. Минем тормыштагы кагыйдәм шундый иде: өч елдан соң һөнәрне алыштыру яисә белемне арттыру. Шуны гына сизгәндәй, мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Фәрит Фазылҗанов үзенең ярдәмчесе булып килергә тәкъдим итте. Әлбәттә, бу мәдәнияттән ерак өлкә. Шулай да яңалыкка омтылу мине кызыктырды. Анда эшләп зур тәҗрибә тупладым. Министр оештыру сәләтемне күреп булса кирәк, үзе белән чит илләргә алып йөрде. Яңа технологияләрне өйрәнү чит илдә алга киткән бит. Анда йөргәндә дә театрларга барып спектакльләр карый идем.
Бервакыт Шамил Зиннуровичка театрга маркетинг буенча белгеч кирәклеген әйттем. Шунда ук бу вазифаны үземә килеп башкарырга да кушты. Менә шуннан бирле театрда эшлим.
- Яшь җитәкчене труппа ничегрәк кабул итте?
- Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Кытайга китәр алдыннан «Хан кызы Турандык» спектакленең репетициясенә килеп: «Менә сезнең алда директорыгыз басып тора», - диде. Шунда барысы да гөрләтеп кул чапкач, әйбәт кабул итүләрен аңладым. Әзһәр Шакиров хәтта министрга рәхмәтен дә ирештерде. Әгәр директор итеп күрәселәре килмәсә, ул урынга башка кешене куйсалар да, эшсез калмас идем. Миңа әле утыз гына яшь. Мине һәрвакыт эш үзе куып йөри.
- Шамил Зиннуровичның: «Театр без булмасак та яши», - дигән сүзләре истә калган. Ничек уйлыйсыз, театрны яшәтү кемнән тора?
- Театр бер кеше аркасында гына яшәми. Ул тамашачысы булса гына яши. Анда күмәк хезмәт таләп ителә. Җитәкче коллективны ярата икән, димәк, ул алга барачак. Әгәр директорның кабул итү бүлмәсе янында ыгы-зыгы булмаса, анда җитәкче юк, дигән сүз. Мин кайвакыт, төшке аш вакытында тынлык булып калса, куркып китәм. Ишекләрем һәркем өчен ачык. Безне Шамил Зиннурович шулай өйрәтте.
- Директор буларак коллектив белән тәүге тапкыр ерак сәфәргә дә барып кайттыгыз. Үзегез өчен эштә кулланырлык тәҗрибә дә алмый калмагансыздыр.
- Моннан ике ел элек Шамил Зиннурович мине утыз кеше белән Колумбиягә дә чыгарып җибәргән иде. Аллага шөкер, анысыннан да әйбәт кенә йөреп кайттык. Бу баруыбыз да уңышлы булды. «Чит җирләргә барып гыйбрәт ал», диләр бит. Үзем өчен аннан шактый тәҗрибә туплап кайттым. Мин бигрәк тә кытайлыларның тамашачы белән ничек эшләүләрен күзәттем. Әлбәттә, һәр илнең үз кагыйдәләре. Аларның ничек яхшы яшәүләрен күрсәк тә, үз илебезне сагынып кайтабыз.
- Тамашачы белән эшләү өчен бигрәк тә нинди алымнары кызыклы тоелды?
- Анда спектакльдән соң тамашачы белән артистлар, театр белгечләренең фикер алышулары ошады. Үзебезнең спектакльдән соң мең кешелек залда 500ләп тамашачы калды. Кайберләре: «Без кытай операсы карарга килгән идек», - дисә, кайберләре: «Мондый спектакль күргәнебез юк иде», - дип, үз фикерләрен әйтте. Алар безнең артистларның чыгып җырлавын көткән. Безгә чын күңелдән рәхмәтләрен җиткерделәр. Драма сәнгате аларда үсештә түгел. Бәлки бездә дә аларның фикер алышу тәҗрибәсен эшләп карыйсы булыр. Калган алымнары әлегә сер булып калсын. Киләчәктә аларны үзебездә кулланырга теләк бар.
- Киләсе елда Казанда төрки халыкларның «Нәүрүз» фестивале узачак. Анда Кытай милли театры катнашырмы икән?
- Әйе, без аларны фестивальгә чакырып кайттык. Алар В. Шекспирның «Ричард третий» дигән спектакльләрен алып килергә теләк белдерделәр. Шулай ук киләчәктә алмаш гастрольләр үткәрү турында да уйланабыз. Анысында инде үзебезнең «Зәңгәр шәл» кебек милли классикабызны алып барып таныштырасы иде.
- Җитәкче буларак, иң элек нинди яңалыкны тормышка ашырасыгыз килә?
- Театр үзенә күрә заман тамашачысын тәрбияли. Шул уңайдан видеокөндәлекләр ясыйбыз. Тамашачы өчен артистларның сәхнә артындагы хәлләре дә кызык бит. Әлеге көндәлек аша алар барысы белән дә танышачак. Киләчәктә спектакльләрне интернетка кую турында уйланабыз.
- Интернеттан спектакль карау тамашачыны театрдан читләштермәсме соң?
- Бездән, гастрольләргә баргач, видеокассеталар сорап аптыраталар. Аны чит өлкәдәге милләттәшләр өчен эшләргә телибез. Ул түләүле булачак. Бу алым тамашачыны читләштермәс, киресенчә, безнең белән танышучылар гына күбәер.
- Театрда бәйрәмнәр вакытында өлкән артистларны чакырып кунак итү күркәм гадәткә әйләнгән. Соңгы берничә елда актерларның матди хәле яхшырган.
- Аллага шөкер, дәүләтебез безгә грантлар белән булыша. Президентның сәнгать кешеләренең хәлен аңлап ярдәм итүе безгә бик ошый. Алга таба да ярдәменнән ташламас дип ышанасы килә.
- Күп кенә тамашачыны сезнең спектакльләрнең соңрак башлануы борчый. (Шәһәр транспорты сәгать ун тулганчы ук йөрүдән туктый.) Бу мәсьәләне хәл итү турында уйламыйсызмы?
- Без ноябрь аенда бу уңайдан сораштыру үткәрергә җыенабыз. Тамашачы ничек тели, шулай булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading