16+

Мисырга көзгә барачакбыз

Россиядән Мисыр курортларына чартер авиарейсларны быел көз азагына ачарга җыеналар. Белгәнегезчә, Россия белән Мисыр арасында авиарейслар 2015 елның ноябрендә тукталды. Ул вакытта Синай ярымутравы өстендә Россия лайнеры һәлакәткә очрады.

Мисырга көзгә барачакбыз

Россиядән Мисыр курортларына чартер авиарейсларны быел көз азагына ачарга җыеналар. Белгәнегезчә, Россия белән Мисыр арасында авиарейслар 2015 елның ноябрендә тукталды. Ул вакытта Синай ярымутравы өстендә Россия лайнеры һәлакәткә очрады.

Россия туриндустрия союзы вице-президенты Юрий Барзыкин «Российская газета»га биргән интервьюсында, Хургада һәм Шарм-әл-Шәех курортларына чартерларны яңартуны көз азагына – октябрь тирәләренә булыр дип көтәбез, ­дигән.

Аның сүзләренчә, туриндустрия Мисырга кайтырга әзер. Җәйгә алдан броньлау тәмамланган. «Барысы да Урта диңгезгә, Көнчыгыш Азиягә җыена. Кызыл диңгезгә төп агым көз азагында – октябрь-ноябрьдә булачак», – дигән Барзыкин.

Пассажирларны аэропортта каршы алу һәм озату зоналарында, курортларның үзләрендә куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча зур эшләр башкарылган. Мисыр аэропортларында хәтта Россия туристлары өчен аерым терминал барлыкка килергә мөмкин икән. Барзыкин бу аэропортларда Россия белгечләре эшләү ихтималы бар дип белдергән. Болар барысы да куркынычсызлык сыйфатын арттыру өчен эшләнә, дигән ул.

Яңа сезон алдыннан тагын бер яңалык. «Барысы да кертелгән» сис­темасы буенча эшләүче Төркия кунакханәләре «Кызгылт сары флаг» проектында катнаша. Аның максаты – азык-төлек калдыкларын киметү. Туристларга ризыкны ашап бетерә алган кадәр генә алырга киңәш итәчәкләр.

Проект инициаторы Али ­Акгун сүзләренчә, Антальяда ял иткән вакытта ул туристларның тәлинкәләрдә ашалып бетмәгән әллә никадәр ризык калдыруын күреп шаккаткан.

– Төркиядә азык-төлек калдыклары проблемасы бик кискен тора: ел саен илдә 18 миллион җиләк-җимеш һәм яшелчә, 4,9 миллион ипи чүплеккә ыргытыла. Аларның гомуми бәясе 214 миллиард лира тәшкил итә, – дип белдерәләр Россия Туроператорлар ассоциациясендә.

Төркиянең Turizmgazetesi басмасы хәбәр иткәнчә, проектка 250 кунакханә кушыла. Азык-төлек калдыкларын киметү өчен, алар мондыйрак чаралар күрергә – ризыкны ашап бетерә алырлык күләмдә генә алган кунакларга мактау сүзләре әйтергә, шулай ук туристларны тәлинкәләргә ашамлыкны тау кебек өймәскә чакырган плакатлар урнаш­тырырга ниятли.

Россия Туроператорлар ассоциа­циясендә искәртүләренчә, программада катнашучылар шулай ук кухняда эшләүчеләрне тотылган азык-төлекне дөрес планлаштырыр­га да өйрәтергә тиеш. Кунакханә хуҗалары өчен проектта катнашу ирекле.

Рамил Мифтахов, Татарстан туроператорлар ассоциациясе президенты:
– Россиядән махсус комиссия Мисырга барып, әлеге илдәге куркынычсызлыкны өйрәнде, тикшерде һәм канәгатьләнерлек дигән бәя бирде. Кирәкле документлар әзерләнеп беткәннән соң, бәлки, көзгә Мисыр­га юлламалар сатыла да башлар. Халык бу юнәлешне көтә, чөнки ул иң арзанлы пляж ялы санала. Безнең халык өчен ул – отышлы вариант. Мисыр­га юл ачылгач, Төркиягә бәяләр төшәр дип уйламыйм. Мисырга ялга ел дәвамында барып була, ә Төркиягә кышын барып булмый. Икесе ике сезонда эшлиләр.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading