Шәһри Казан

«Мәктәп автобусларын элемтә белән җиһазланган галәм корабы төзү диярсең»

Татарстан кайбер юнәлешләрдә үзенең әйдаманлык үрләрен югалта башлаган.

Премьер-министр урынбасары-Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясе рәисе урынбасары Шамил Гафаров монда муниципаль берәмлекләрдәге юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссияләрнең дә гаебе барлыгын әйтте.

- Быелның 19 гыйнварына кадәрге арада гына да республикада юллардагы аварияләрдә 20 кешенең гомере өзелде. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда үлүчеләр саны алты кешегә арткан. Татарстанда узган ел юл-транспорт һәлакәтләре 8,2 процентка кимегән, ә Марий Эл 9,2 процентка, Самара 11,5 процентка киметүгә ирешкән. Мин күршеләр өчен шат, без барыбыз да Россия гражданнары, ләкин күршеләр безне уздырган,-дип, Шамил Гафаров чираттагы утырышның башыннан ук комиссияләрне "пешекләргә" тотынды.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов үзенең докладында быелның 1-19 гынварында республика юлларында килеп чыккан 205 авариядә 20 кешенең гомере өзелүен, 267 кешенең төрле авырлыктагы имгәнүләр алуын әйтеп үтте.

- Муниципаль берәмлекләрдәге комиссияләрнең үз эшчәнлекләрен активлаштырулары зарур. Республикада 600 урындагы җәяүлеләр өчен юл кичүләре нормативларга җавап бирми. Чаллыда Моторная урамындагы кичүдә кеше тапталып үлгәннән соң гына юл билгесе урнаштырдылар. Автоинспекторлар саны кимеде, шулай булуга карамастан массакүләм мәгълүмат чараларында юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау гаять мөһим. Кызганыч, муниципаль берәмлекләрдәге массакүләм мәгълүмат чаралары бу юнәлештә пропаганда эшен тулы куәтенә алып бармый әле, - диде Рифкать Миңнеханов.

Республиканың баш автоинспекторы транспорт чарасын исерек килеш идарә итүчеләргә каршы көрәшне киметмәскә кушты. Рифкать Миңнеханов кискен тәнкыйтьләгәнчә, Спасс районында гыйнвар аеның ун көнендә бер генә сәрхүш тә тотылмаган. Шушы хәлдән соң Казаннан җибәрелгән юл-патруль хезмәте экипажлары ике көн эчендә генә дә Спасс районында, спиртлы эчемлек кулланып транспорт чарасын идарә иткән, унбер кешене эләктергән.

- Республикада урам юлларына тагын 251 ясалма сикертмә ("лежащий полицейский") ясалачак, 2500 юл билгесе куелачак, бер-берсенә текә ялганган юлларны үзгәртеп төзү эшләре киләсе җәйдәге эш планнарына да кертелде, - дип таныштырды транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин.

Реклама

Мәктәп автобуслары мәсьәләсе тикшерелгәндә кабат "очкыннар чәчрәтте" Шамил Гафаров: "Татарстан Президенты мәктәпләргә автобуслар бирде, автобусларга элемтә булдырылды. Ләкин, 69 мәктәп автобусында навигация юк. Авылларда балаларны йөртүгә җаваплылык җитми. Без йөрткән балалар, әйтерсең, чит төбәктә туганнар һәм шунда яшиләр. Йөриләрме, әйдә, ярар. Монда туган, сезнең җаваплылыктагы территорияләрдә яшәүче балалар бит алар. Президент инде үзе шәхсән кисәтү ясады. Мәктәпләрнең навигациясез автобусларына финанс министрлыгы акчаны һаман күчерә бирә, бу гамәлне туктатырга дип әле 2014 елда ук әйтелгән иде, югыйсә".

Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов аңлатканча, республика мәктәпләрендә 699 автобус файдаланыла. Быелның 19 гынварына "ГЛОНАСС-112" спутник челтәре аша элемтә урнаштырылмаган 28 автобус кына калган.

- Элемтәгә чыгуда кулланылучы "трекер" җайланмасы еш ватыла. Чаллыда, Баулыда һәм Чүпрәледә мәктәпләрнең иске автобусларын гамәлдән чыгару буенча берни эшләмиләр, - дип зарланды министр. Республикада 43 мәктәп автобусы ГЛОНАСС та элемтәдә дип исәпләнсә дә, чынлыкта әлеге автобуслар йә ремонтта, йә бөтенләй гамәлдән чыгару хәлендә икән.
"Татмедиа" басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов узган ел юл хәрәкәте иминлеге темасына 13 мең мәкалә һәм теле-радиотапшыру әзерләнгәнлеген хәбәр итте. Башкаланың "Шәһри Казан" һәм "Казанские ведомости" газеталарында махсус сәхифәләр алып барылуын үрнәк мисалда телгә алып узды. Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалауны тагын да активлаштырырга ышандырды.

Комиссия утырышына йомгак ясап, Шамил Гафаров: "Икътисади хәл җитди. 2008-2009 елларда нефетьнең бер барреле 8 долларга кадәр калган иде, ләкин эшләдек. Бүген дә булган мөмкинлекләрне нәтиҗәле кулланып эшләргә. Җәяүле кичүен ясау Идел яки Чулман аша күпер салу түгел. Мәктәп автобусларын элемтә белән җиһазланган галәм корабы төзү, диярсең. Ун ел элек "трекер" бик гаҗәп иде, бүген инде тагын да яңарак технологияләр бар", - дип, республикада юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча актив эшләргә, кимчелекләрне бетерергә кушты.

Илдар Мөхәммәтҗвнов фотосы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: