16+

Мәктәпкә килсәң, буш кул килмә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән республикада «Мәктәбеңә ярдәм ит!» акциясе башланды.

Мәктәпкә килсәң, буш кул килмә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән республикада «Мәктәбеңә ярдәм ит!» акциясе башланды.

Президент тормышта югары дәрәҗәләргә һәм матди байлыкларга ирешкән кешеләрнең үзләре белем алган мәктәпләренә ярдәм оештыруларын зарури хәл дип саный. Хәйриячелек патша Россиясендә дә булган, СССР чоры өчен дә яңалык түгел иде. Предприятиеләр социаль учреждениеләрне шефлыкка алып ярдәм күрсәтте. Заманында Казан сәүдәгәрләре Ибраһим һәм Исхак Юнусовлар, Габдулла Әмирханов, Шакир һәм Бәдретдин Апанаевлар, Әхмәтгәрәй Азимов, Нургазиз Хөсәенов, Сәлахетдин Фәйзуллин, Фәрхетдин Сәйфуллин, Габдрахман Үтәгәнов, Зиннәтулла Усманов һәм башка бик күпләр мәчетләргә, мәдрәсәләргә, хастаханәләргә даими рәвештә акча күчереп торганнар. Казанда яшәгән бай ханым Ольга Сергеевна Александрова-Гейнс чиркәүләргә генә түгел, ә татар бистәләренә һәм җәмгыятьләренә дә ихластан зур акчалар бирә торган булган.
Казан шәһәренең Яңа Савин районындагы 23 нче татар-рус гомумбелем урта мәктәбе директоры Альбина Шакирҗанова: «Шәһәр Думасы депутаты Марат Нуриев, эшкуарлар Александр Дорофеев, Игорь Баров, ата-аналардан Юля Шумейко, Сергей Орлин мәктәпкә һәрдаим ярдәм күрсәтәләр», - ди. Әлеге белем учагында хәзер колачлы төзекләндерү эшләре бара. «Бина 1978 елда ук төзелгәнлектән шактый искерә төшкән иде. Капиталь ремонт программасы исемлегенә кертелгәне өчен республика, шәһәр һәм район хакимиятләренә рәхмәтлебез. Зөфәр Шаһапов җитәкчелегендәге «Ремонтстройсервис плюс» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять эшчеләре бинаның түбәсен яңарту, электр, җылылык, су челтәрләрен, тәрәзәләрен алмаштыру белән мәшгульләр», - дип җылы фикерләрен ирештерде Альбина Җәүдәт кызы. Сыйныф бүлмәләрен тәртипкә китерүне ата-аналар үз өсләренә алган. Альбина Шакирҗанова: «Мәктәбебезне 38 елда 50 меңгә якын укучы тәмамлаган. Элеккеге укучылар үз мәктәпләрен онытмасыннар иде», - дигән теләктә калды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading