16+

Мәктәпләр карантинга ябыла

Татарстанда ОРВИ белән авыручы балалар саны күп булганлыктан, карантинга ябылучы мәктәпләр саны ике тапкырга арткан.

Мәктәпләр карантинга ябыла

Татарстанда ОРВИ белән авыручы балалар саны күп булганлыктан, карантинга ябылучы мәктәпләр саны ике тапкырга арткан.

Татарстан буенча Роспотребнадзор хәбәр иткәнчә, республиканың 45 мәктәбенең 157 сыйныфы карантинга ябылган. Ә Ка­занның 18 мәктәбендә 62 сыйныф уку-укытуны вакытлыча туктатып торырга мәҗбүр булган.

Узган бер атна эчендә Татарстанда ОРВИ­ның 31 605 очрагы теркәлгән. Эпидемия бусагасы 36,2 процентка арткан. Казанда исә авыручылар саны 13 106га җиткән. Бу – ­эпидемия бусагасыннан 31,7 процентка ­югары.

Узган атнада гриппның алты очрагы теркәлгән – барысы да Түбән Камада. Шулай итеп, әлеге сезон башыннан республикада 237 кеше грипп белән авырган. Аларның берсе дә гриппка каршы прививка ясатмаган булган, дип хәбәр ителә ведомствода.


 ОРВИ турындагы вазгыятьне халыкка җиткерер һәм профилактика чаралары турында сөйләр өчен, Роспотребнадзор «кайнар элемтә» ачып җибәрде. 238-52-11 һәм 238-96-84 номерына эш көннәрендә иртәнге 9дан кичке 5кә кадәр шалтыратырга мөмкин. «Кайнар элемтә» 10 мартка кадәр эшләячәк. 


Фото: kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading