16+

Мәктәпләрдә соңгы бердәм дәүләт имтиханы узды

Узган атнада чыгарылыш сыйныф укучылары төп дулкындагы соңгы бердәм дәүләт имтиханнарын - җәмгыять белеме белән химияне тапшырды.

Мәктәпләрдә соңгы бердәм дәүләт имтиханы узды

Узган атнада чыгарылыш сыйныф укучылары төп дулкындагы соңгы бердәм дәүләт имтиханнарын - җәмгыять белеме белән химияне тапшырды.

Бердәм дәүләт имтиханы тапшырылу пунктларының берсе булган Казанның 116 нчы лицее каршында укучылар, имтихан әле унда гына башланса да, иртәнге сәгать сигезләр тулып киткәндә үк җыела башлаган иде. Сынауга керү өчен әле берничә этапны узарга кирәк бит: документларны тикшерәсе, металл эзли торган җайланма аша үтәсе, кирәкле кабинетыңны тәгаенләп, урыныңны табасы бар... Шулай ук дулкынлануны басып, тынычланырга, уй-фикерләрне тупларга да вакыт кирәк. Укучыларның борчылуы, арыганлыклары йөзләренә чыккан, соңгы имтихан икәнлеге генә бераз күңелне тынычландыра.
- Җиңел түгел инде, сүз дә юк, шулай да мин тагын да авыррак булыр дип уйлаган идем, - ди химиядән имтихан тапшыручы Лилия Бакирова. - Иң кыены рус теле булды, инша язу миңа бик авыр бирелә. Ә бөтен җирдә видеокамералар куелу, күзәтүчеләр булу исә бер дә уңайсызламый, аларга бөтенләй дә игътибар итмисең. Ниндидер кысалар, кагыйдәләр булу үзе үк яхшы. Аудиторияләрдәге атмосфера да бик яхшы иде, шуңа күрә биремнәрне тынычлап эшләргә мөмкинлек булды.
Имтиханнарны оештыручыларның берсе Минзилә Бәшәрова быелгы сынауларның тыныч узуына сөенә:
- Бездә имтиханнарда кагыйдә бозулар булмады, гадәттән тыш хәлләр дә күзәтелмәде. Медицина пункты эшләп торды, кан басымы уйнаулар, баш авыртулар белән генә мөрәҗәгать иттеләр. Укучылар үзләрен бик тыныч тотты, артык борчылучылар да юк иде кебек. Башка еллар белән чагыштырганда, быел тәртипләр катгыйрак булды. Камералар куелды, аннары кергәндә дә бик каты тикшереп керттеләр, - диде ул.
Тулы нәтиҗәләр белән Укыту сыйфатын мониторинглау республика үзәгенең рәсми сайтында - rcmko.org «БДИда катнашучы сервисы («Сервис участника ЕГЭ») танышырга мөмкин.

Әти-әниләр БДИ турында
Римма ӘХМӘТОВА, Чаллы:
- БДИ күрсәткечләре артыннан куып, балаларның сәламәтлеге турында онытып җибәрәләр, дип саныйм. Беренчедән, мәктәптә психологик яктан басым нык: һәр укытучы үз фәне буенча куркыта. Баланы үз көченә ышаныч уяту, тынычландыру урынына, киресенчә, бернәрсә белмисез, имтиханыгызны бирә алмыйсыз, дип төшенкелеккә этәрәләр. Өйрәнәсе, укыйсы әйбер бик күп, бер генә предмет түгел бит аларның өстендә. Миңа менә шул бик нык тәэсир итте. Аннары БДИ булмаган фәннәрдән аз булса да ташлама бирелсен иде. Икенчедән, сынау көнне балаларның көне буе ач булулары бик борчый. Имтиханга бик иртә килергә кушалар. Бала җиде тулганчы бер чынаяк чәй эчеп чыгып китә дә шуның белән өчкә-дүрткә хәтле ач йөри. Су, шоколад алып керергә ярый, әмма ул ашау түгел бит инде. Гомумән, балалар бик талчыга. Кызыбыз 7 килограммга ябыкты. Әле бит бу тормышның башы гына, алда тагын күпме сынаулар бар... Ә, гомумән алганда, гадәти имтиханнар әйбәтрәк иде кебек, БДИ баланы ача алмый дип уйлыйм.
Диләрә ИХСАНОВА, Казан:
БДИга 9 нчы сыйныфтан соң ук әзерләнә башладык. Шул вакыттан бирле һәрбер укытучы баланы үз фәненнән куалый. Укытучыларыбыз әйбәт, тырышалар, һәрбер баланың югары баллар алуын телиләр. Ә тырыша торган бала кушылган һәрбер биремне үти-үти йокыны, ашауны оныта. Аның өчен кайгырып, безнең дә йокы кача. Җитмәсә, сайлап алган фәннәрдән, акчалар түләп, репетиторларга да йөрисе бар. Бөтенесенә өлгерергә кирәк, соңыннан аның нәтиҗәсен дә күрсәтәсе бар бит әле. Улыбыз химияне биргәч, бик борчылып кайтты. Биремнәре авыр булган, бюджетка үтәрлек балл җыя алмасам, дип бик кайгыра. Балабыз да кызганыч, түләп укытырга акча да җитми. Әлегә нәтиҗәләрне көтәбез.

Сүз уңаеннан
Быел Россия буенча бер мең имтихан эше юкка чыгарылган, ягъни таләпләргә җавап бирми дип табылган. Иң күп тәртип бозу очраклары рус теле һәм математикадан имтихан барышында күзәтелгән. Имтихан нәтиҗәләре кәрәзле телефоннардан файдалану, шпаргалка алып керү кебек тәртип бозу очракларында юкка чыгарыла. Әлеге укучылар аттестатсыз кала һәм имтиханны кабат киләсе елның җәендә генә тапшыра алачак.
Алга таба имтиханнар өчен өстәмә көннәр каралган. Мәсәлән, 18-19 июнь көннәрендә алар рус теле белән математикадан имтихан тапшырачаклар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading