Шәһри Казан

Мәктәпләрдә төзекләндерү октябрьгә кадәр барачак

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, 2012 елда капиталь төзекләндерү программасына кергән мәктәпләрнең диварларын да тәртипкә китерү өчен, өстәмә чыганаклар күчерү турындагы карарга кул куйган. Шул сәбәпле, эшләр октябрьгә кадәр озынайтылган.

- Бу уку агымына һич тә комачауламый. Казандагы мәктәпләрнең барысында да дәресләр 1 сентябрьдән башлана. Башкала мәктәпләре капиталь төзекләндерүгә бик мохтаҗ иде. быел 44 мәктәптә эш башкарылды, киләсе елда тагын 44 мәктәп исемлеккә кертеләчәк. Игътибар күрсәткәне өчен республикабыз Президентына зур рәхмәт! - диде шәһәрнең мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин, Идел буе районындагы 21 нче гимназиядәге һәм 78 нче мәктәптәге төзекләндерүләрне караганда.
Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин сүзне дәвам итеп әйткәнчә, Казандагы мәктәпләрне төзекләндерүгә республика бюджетыннан 919 миллион сум акча бирелгән. Әлеге чыганаклар хисабына биналарның түбәләре, канализация, су, җылылык, электр челтәрләре, сантехника алмаштырылган. «Республика Дәүләт Советы, Казан шәһәре Думасы депутатлары, предприятиеләр җитәкчеләре, ата-аналар да булыштылар», - диде Искәндәр Гыйниятуллин. Кызганыч, мәктәпләрнең спорт залларын төзекләндерү программадагы эшләр исемлегенә кертелмәгән. Мәктәп директорлары әлеге мәсьәләдә үз чыганакларына һәм тагын бер кат иганәчеләр ярдәменә өметләнә.
78 нче мәктәп директоры Әлфия Урманчиева, 21 нче гимназия директоры урынбасары Павел Разбежкин, куанычларын яшермичә, республика һәм шәһәр җитәкчелегенә, подрядчы оешмалар коллективларына рәхмәт сүзләрен ирештерделәр.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: