Шәһри Казан

«Мәктәптә эшләү ул – бәхет»

«Татарстан Республикасының иң яхшы укытучысы-2012» бәйгесендә җиңеп чыккан мөгаллим Николай Токранов шулай дип белдерде. Аның өчен тормыш концепциясе: бернигә дә карамыйча, балаларны ярату һәм мәктәпкә, белем-тәрбия бирүгә тугры калу. Николай Токрановка әле егерме алты гына яшь. Ул Казан шәһәренең Совет районындагы 111 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә рус теле...

Реклама

«Татарстан Республикасының иң яхшы укытучысы-2012» бәйгесендә җиңеп чыккан мөгаллим Николай Токранов шулай дип белдерде. Аның өчен тормыш концепциясе: бернигә дә карамыйча, балаларны ярату һәм мәктәпкә, белем-тәрбия бирүгә тугры калу.
Николай Токрановка әле егерме алты гына яшь. Ул Казан шәһәренең Совет районындагы 111 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта. Республикакүләм бәйгегә чыкканчы, «Казанның иң яхшы укытучысы-2012» конкурсында җиңгән.
Мондый бәйгеләрдә җиңеп чыгу ансат бирелми. Ул берничә баскычтан гыйбарәт: район күләмендә, шәһәр, аннары - республика. Берсеннән-берсе кызыклырак итеп ачык дәресләр үткәрү, ата-аналар җыелышлары, сыйныф сәгатьләре, калган укытучылар өчен мастер-класслар уздыру - болар барысы да иң-иңнәре булырга тиеш.
Мәктәптә укыту, белем-тәрбия бирүдә бары тик дүрт ел гына хезмәт тәҗрибәсе булган, үзенең хезмәт юлын «Эфир» телеканалының хәбәрчесе булып башлаган элеккеге журналист Николай Токранов шулай итеп быел Татарстанның иң яхшы укытучысы булып танылды. Тагын бер кызыклы факт. Николайның телевидениедә эшләү стажы да дүрт кенә ел. Бәлкем, киләсе елга ул үзен башка берәр өлкәдә дә сынап карар. Николай Токранов көз көне «Россия укытучысы-2012» бәйгесендә катнашачак.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: