16+

Мохтаҗларга социаль карталар таратылачак

Казандагы мохтаҗ кешеләргә быел социаль карталар тарату ниятләнелә. Әлеге карта дарулар һәм беренче ихтыяҗдагы товарлар сатып алганда ташламалар бирәчәк.

Мохтаҗларга социаль карталар таратылачак

Казандагы мохтаҗ кешеләргә быел социаль карталар тарату ниятләнелә. Әлеге карта дарулар һәм беренче ихтыяҗдагы товарлар сатып алганда ташламалар бирәчәк.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Иван Кузнецов шәһәр Думасы сессиясендә шушы тәкъдим белән чыкты. Аның фикеренчә, социаль карталарны кулланышка кертүдә кыенлыклар булмаячак, шәһәр хакимияте эшкуарлар белән сөйләшүләр алып бара. Мәскәүдә бу система эшли инде. Социаль карта нигезендә халыкның шактый катлавы ташламаларга һәм бонусларга лаек булачак. Болар: пенсионерлар, I, II һәм III төркем инвалид­лар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугыш хәрәкәтләрендә катнашканнар, ятим балалар, күп балалы гаиләле ата-ананың берсе, йөкле хатыннар һәм башкалар.

Казан шәһәр Думасы депутаты Илдус Янышев та кризис кичерелгән һәм социаль катлаулар барлыкка килгән чорда мохтаҗ гражданнарга бюджеттан тыш ярдәм күрсәтүне мөһим чара дип саный.

- Эшкуарлар үзләренең табышларыннан өлеш чыгара ала. Казанда бу тәртипне әлегә бер сәүдә челтәре генә куллана. Бизнес өчен дә отышлы. Шәһәр, мәсәлән, эшкуарга салым ташламалары бирә, - ди депутат.

Хәзер сүз эшкуарлардан тора. Алар бердәм теләктәшлек күрсәтсә, дарулар һәм беренче ихтыяҗдагы товарлар сатып алуга ташламалар бирүче социаль карта шулкадәр тизрәк кулланышка керәчәк.

Бу гамәл аз керемле кешеләр өчен зур сөенеч булыр иде.

Фото: aif.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading