Бүген Татарстан матбугаты көне. Быел ул татар матбугатына 110 ел тулу белән дә истәлекле. Исегезгә төшереп китик, 1905 елны Санкт-Петербургта «Нур» газетасы дөнья күрә, шуның белән татар матбугатына нигез салына.
Бүгенге көндә республикада 1043 массакүләм мәгълүмат чарасы теркәлгән, шуларның 665е - басма матбугат. Татар телендә 161 газета һәм 25 журнал чыга.
Татарстан матбугаты көне исә 1998 елдан бирле билгеләп үтелә.
Бәйрәм уңаеннан үзенең котлау сүзләрен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җиткерде.
«Газета материаллары, телевидение һәм радио тапшырулары, интернет язмалары аша татарстанлылар һәркөнне һәм сәгать саен республикабыз һәм илебез хакында, уңышларыбыз, проблемаларыбыз һәм аларны чишү юллары, реформалар барышы һәм дөнья хәлләре турында иң әһәмиятле һәм әле генә «табадан төшкән» яңалыклар белән танышып тора. Татарстан журналистикасы турында сүз барганда, соңгы елларда бу өлкәдә булган җитди структур үзгәрешләрне аеруча билгеләп үтәсем килә. Электрон масс-медиа чаралары кызу темплар белән үсә, интернет басмаларның күпсанлы аудиториясе арта бара. Дәүләт милли - татар телендәге басмаларны һәм вакытлы матбугатны саклап калырга, муниципаль массакүләм мәгълүмат чараларын үстерергә ярдәм итә. Әлеге эш барышында мөһим урынны күппрофильле «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгы» медиа-холдингы биләп тора.
Республика хакимият органнары журналистлар бергәлеге һәм халык белән гадәттәгечә мәгълүмати хәбәрдарлык, ышанычлы диалог шартларында эшләргә тырыша. Күп кенә федераль һәм региональ массакүләм мәгълүмат чаралары бәя биргәнчә, Татарстанда хакимият һәм матбугат арасында үзара хезмәттәшлекнең универсаль моделе булдырылган.
Кадерле дуслар!
Һөнәри бәйрәмегез көнендә үзара нәтиҗәле хезмәттәшлек, туган телгә һәм матбугат чараларында басылган сүзләргә булган сак карашыгыз, укучыларыгызга һәм тыңлаучыларыгызга карата хөрмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәтемне җиткерәм. Сезнең һөнәри осталык, тугрылык һәм актив граждан позициясе киләчәктә дә журналистика үсешенә, Россия һәм Татарстан халыкларының милли матбугатын һәм мәдәниятен үстерүгә үз өлешен кертер дип ышанам. Сезгә яңадан-яңа иҗат уңышлары, күтәренке рух һәм исәнлек-саулык телим», - диелә әлеге котлауда.
Фото: inkazan.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар