16+

«Мәһәр кыйммәтле булырга тиеш»

«Әй егетләр, берәрегез йортка ия булса, өйләнсен, чөнки өйләнү күзләрне тыя һәм гаурәтне саклый», - дигән Мөхәммәд (с.г.в.). Никах ул - килешү дигән сүз. Ягъни егет белән кыз ике шаһит каршында гомер буе бергә яшәргә килешәләр, бер-берсенә вәгъдә бирәләр. Һәр килешүнең шартлары булган кебек никахның да үз таләпләре бар. Әлеге...

«Мәһәр кыйммәтле булырга тиеш»

«Әй егетләр, берәрегез йортка ия булса, өйләнсен, чөнки өйләнү күзләрне тыя һәм гаурәтне саклый», - дигән Мөхәммәд (с.г.в.). Никах ул - килешү дигән сүз. Ягъни егет белән кыз ике шаһит каршында гомер буе бергә яшәргә килешәләр, бер-берсенә вәгъдә бирәләр. Һәр килешүнең шартлары булган кебек никахның да үз таләпләре бар. Әлеге...


- Рөстәм хәзрәт, «мәһәр» төшенчәсенә аңлатма биреп китегез әле.
- Мәһәр ул - хак әйбер, ягъни диндә бар нәрсә. Аны Урта Азиядәге ата-аналар тарафыннан уйлап чыгарылган калым белән бутарга ярамый. Калымны егет кеше кыз баланың әтисенә бирә. Мәһәр исә хатын-кызның үз хакы. Кызның әти-әнисе дә, ире дә, балалары да тия алмый аңа, ягъни мәһәр ул - кызның шәхси мөлкәте. Рөхсәт бирә икән - башкалар мәһәрне куллана алалар, рөхсәт юк икән - тияргә хаклы түгелләр. Мәсәлән, ир булачак хатынына мәһәргә кер юу машинасы бүләк итә, ди. Хатын: «Бу машина белән бергә юарбыз» яисә «Юк, бу машина минеке генә», - дип тә әйтә ала. Бу аның карамагында.
- Мәһәрнең күләменә килсәк...
- Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Хатын-кызлар арасында иң хәерлесе, бәрәкәтлесе - мәһәре җиңел булган хатын-кыз!» - ди. Сүз дә юк, хатын-кыз бер миллион сум да, зур машина да сорый ала. Тели икән сорый. Ләкин «мәһәре җиңел» дигән сүз - ул бөтенләй кыйммәтсезлеккә төшерү түгел. «Мин сиңа 100 сум тоттырдым да шуңа риза бул» дигәне дә дөрес булмый. Егет кеше өйләнгәндә, беренчедән, кыз баланы ярату, икенчедән, хатын-кызны хөрмәт итү йөзеннән аңа лаеклы мәһәр бирергә тиеш. Бүгенге көндә иң киң таралган мәһәр 3500-4000 сум тирәсе. Моннан да кимрәкне егет кеше бирә алмый, ләкин артыгын сорарга кыз баланың хакы бар. Аның чикләре билгеле түгел. Ләкин егет кешене уңайсыз хәлгә калдырмас, рәнҗетмәс өчен, мәһәрне хатын-кыз акыл белән сорарга тиеш. Галимнәр әйтүенчә, берәр хәл чыгып, хатын-кыз берүзе калса, аның кулында 3 ай буе яшәрлек мал булырга тиеш. Шушы мал мәһәр күләме дә инде.
- Мәһәрнең никах вакытында бирелүе заруримы?
- Ул никахка кадәр дә, никахтан соң да, никах вакытында килешенеп, вакытын билгеләгәннән соң да бирелә ала. Төп шарт - аның бирелү вакытын билгеләү. «Фәлән вакыт эчендә бирәм», - дип, егет шаһитлар алдында сүз бирә. Ул, гомер буе, 1 ел, 1 ай эчендә, дип тә әйтергә мөмкин. Ләкин әйткән вакытта ул мәһәрне биреп бетерергә тиеш. Бирмәсә, хатын-кыз казыйга мөрәҗәгать итә ала.
- Бүгенге көндә кызлар күбесенчә нәрсә сорыйлар?
- Иң таралганы, әлбәттә, алтын: йөзек, беләзек, алка һәм башка алтын эшләнмәләре. Бар машина, планшет, телефон, тун бирүчеләр. Акчалата да бүләкләргә мөмкин. Кем нәрсәгә оста, кем нәрсә сорый инде. Әлбәттә, артыгын да кыланырга ярамый. Шул ук вакытта кыз балага өч тиенлек әйбер алып бирү егет тарафыннан әдәпсезлек, хөрмәтсезлек. Матурмы-түгелме, иң мөһиме, кыйммәтле нәрсә булсын. Ир-егет өйләнергә, гаилә корырга тели икән, зур тормышны башыннан ук дөрес башларга тиеш.
- Мәһәрсез никах дөрес саналамы?
- Никахта мәһәр булырга тиеш. Ир кеше мәһәрне бирми икән, ул Аллаһы Тәгалә каршында гөнаһлы. Мәһәр аның өстендә бурыч булып кала: хәләл җефете алдында - бер, Аллаһы Тәгалә каршында - ике. Ә бөтенләй бирмичә дә калдырса, мәсәлән, аерылышкан вакытта, ул мәһәрен биргәнчегә кадәр гөнаһлы булып санала.

Ә яшьләребез мәһәр турында ни уйлый?
Диләрә (22 яшь):
- Минем өчен мәһәр ул - никах бүләге. Мәһәрне тәкъдим итеп, егет кызга өйләнү теләген белдерә. Аллаһы Тәгалә: «Хатын-кызларга мәһәрне чын күңелдән бирегез», - дигән. Бу хатын-кызны сатып алып була дигән сүз түгел. Киресенчә, мәһәрне хөрмәт билгесе итеп карарга кирәк. Моның белән егет үз өстенә зур җаваплылык алырга һәм үз бурычларын үтәргә теләген белдерә.
Ирем, мәһәргә нәрсә алып бирим, дигәч, 2500 сумлык берәр алтын әйбер сорадым. Очрашуга килгәч, ул миңа 20000 салынган конверт сузды. Мәһәргә иреннән: «Менә бу сүрәне өйрәт әле», - дип сораган кызны да беләм.
Энгель (25 яшь):
- Ялгышмасам, мәһәр ул - кәләшнең булачак иреннән йолым рәвешендә акча соравы. Минемчә, хатын-кызны мәһәр, аның күләме түгел, ә егетнең тормышны ничек алып бара алуы, дини бурычларны ничек үтәве кызыксындырырга тиеш. Боларны бернинди мәһәр дә, акча да алыштыра алмый бит.
Әлфия (19 яшь):
- Ике ел элек иптәш кызым кияүгә чыккан иде. Озак та тормыйча, аерылышты алар. Мал бүлешә башлагач, ире: «Мәһәрдә (кыйммәтле алтын алка) өлешең юк», - дип, хатыныннан кире кайтаруны таләп итте. Нишләсен инде, кире иренә илтеп тоттырды алкаларны. Ә бит никах вакытында ире күпме кеше алдында үз куллары белән бүләк иткән иде. Үз куллары белән тартып та алды. Менә сиңа никах бүләге!..

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading