16+

Мәскәүгә – 3 сәгать 30 минутта!

Башкала мэры Илсур Метшин «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә хәбәр иткәнчә, «Мәскәү - Казан» югары тизлекле тимер юл магистрале төзү мәсьәләсе инде тулысынча тәгаенләнгән.

Мәскәүгә – 3 сәгать 30 минутта!

Башкала мэры Илсур Метшин «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә хәбәр иткәнчә, «Мәскәү - Казан» югары тизлекле тимер юл магистрале төзү мәсьәләсе инде тулысынча тәгаенләнгән.

«Россия тимер юллары» (РЖД) компаниясенең «Скоростные магистрали» бүлендек предприятиесе магистральне проектлауның башлангыч этабына керешкән. Проект документларын әзерләү 91,55 миллион сумга төшәчәк. Трасса проектын һәм төзелеш өчен мәйданнарны 2014 елның декабренә өлгертү бурычы куелган. Төзелеш эшләре исә 2015-2018 еллар аралыгында башкарылачак. «Скоростные магистрали» компаниясе җитәкчелеге, 2018 елда узачак Футбол буенча дөнья чемпионатына «Мәскәү - Казан» линиясендә югары тизлекле поездлар инде йөри башлаячак, дип ышандыра.
Магистральнең озынлыгы 800 километр тирәсе булачак һәм ул Чабаксар, Түбән Новгород һәм Владимир шәһәрләрен дә колачлап узачак. Хәзергә Мәскәүгә кадәр 11 сәгать 30 минут «теркелдәсәк», югары тизлекле поезд 3 сәгать 30 минутта илтеп җиткерәчәк. Россия Президенты Владимир Путин РЖД вәкилләре белән очрашуында, магистральдән күпчелек гражданнар куллана алырлык булсын, дип күрсәтмә биргән. Беренчел исәпләүләр буенча, билет бәясе 4 мең сумнан артмаячак. Мәскәүгә поездда баруның бүгенге билет бәяләренең иң арзаны - 931, ә иң кыйммәтлесе 15 мең 818 сум. «Мәскәү - Казан» югары тизлекле тимер юл магистрале төзелешенә 928 миллиард сум акча тотылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading