16+

Муниципаль мәйданнар эшмәкәрлекне үстерүнең яңа формасы булачак

Якын елларда Татарстанда кече һәм урта бизнесның тулай төбәк продуктындагы өлешен 30-40 процентка җиткерү бурычы куела. Бүген исә ул 25 проценттан артмый. Тагын шунысы бар: республикадагы кече һәм урта предприятиеләрнең күбесе җитештерүгә түгел, сәүдәгә өстенлек бирә. Эшмәкәрләргә, җитештерүне файдалы итү өчен, тиешле шартлар тудырырга кирәк.

Муниципаль мәйданнар эшмәкәрлекне үстерүнең яңа формасы булачак

Якын елларда Татарстанда кече һәм урта бизнесның тулай төбәк продуктындагы өлешен 30-40 процентка җиткерү бурычы куела. Бүген исә ул 25 проценттан артмый. Тагын шунысы бар: республикадагы кече һәм урта предприятиеләрнең күбесе җитештерүгә түгел, сәүдәгә өстенлек бирә. Эшмәкәрләргә, җитештерүне файдалы итү өчен, тиешле шартлар тудырырга кирәк.

Аларны производство мәйданнары белән тәэмин итү, җитештергән продукцияләренә сату базары табу, транспорт, логистика инфраструктурасын җайга салу - шундыйлардан.
Әлеге максатларны күздә тотып, Татарстан 2011 елда муниципаль районнар дәрәҗәсендә сәнәгать мәйданнары төзү идеясен тормышка ашыра башлады. Президент Рөстәм Миңнеханов, мондый сәнәгать мәйданнары һәр муниципаль районда төзелергә һәм алар эшмәкәрләргә үз бизнес-планнарын, проектларын гамәлгә ашыру урыны булырга тиеш, дигән бурыч куйды.
Муниципаль дәрәҗәдәге әлеге сәнәгать паркларын эшмәкәрләргә ярдәмнең яңа формасы дип атасаң да буладыр. Һәр район икътисадын, матди базасын анализлау күрсәткәнчә, үз эшен булдырырга ниятләүчеләр өчен гамәлдә булган ярдәм программалары гына җитми. Грантлар нигезендә җиһазлар алуга ирешкән кече һәм урта бизнес вәкилләре еш кына кыенлыклар алдында кала. Башта аларны урнаштыру өчен бина кирәк. Бина булганда да, еш кына инженерлык коммуникацияләре проблемалары чыгып, җиһазларны эшкә җигә алмыйлар. Шуңа күрә, районнарда кече индустриаль мәйданнар булдыруга ихтыяҗ зур. «Алар эшмәкәрләребезне республика территориясендә калдыру өчен дә хезмәт итәргә тиеш. Совет заманында район үзәкләрендә сельхозхимия һәм сельхозтехникалар бар иде. Аларның коммуникацияләр сузылган мәйданнары бүген муниципалитетларда сәнәгать мәйданнарын төзү өчен нигез була ала», - ди ТР Инвестицияле үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов.
ТР Икътисад министрлыгы мәгълүматларына караганда, хәзер районнарда әзерлек дәрәҗәсе төрле булган шундый 53 мәйдан исәпләнә, тик әлегә аның дистәгә якыны гына реаль эшчәнлек алып бара. Республикада бу эшне Актаныш районыннан башлаганнар иде. Теләче, Балтач һәм Чистайдагы индустриаль парклар эшмәкәрләргә ярдәм итү, яңа эш урыннары булдыруның иң уңышлы мисаллары санала. «Кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше махсус икътисади зоналарда да, зур индустриаль паркларда да түгел, муниципаль районнар дәрәҗәсеннән башлана. Теләгән һәр эшмәкәр өчен үз төбәкләрендә капиталның, инфраструктураның үтемле булуына ирешергә кирәк. Теләчедә моны булдырганнар икән, нишләп әле башка районнар булдырмаска тиеш», -ди ТР Президентының икътисад мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин.
Бүген эшләүче муниципаль мәйданнарның барысы да төзелеш материаллары җитештерүгә һәм авыл хуҗалыгы продукциясе эшкәртүгә көйләнгән. «Балтач» сәнәгать паркы, мәсәлән, хәләл индустрия өлкәсендә мәшгуль булганнарга хезмәт итә. Россиядә әлегә тиңе булмаган бу мәйдан шәхси һәм фермер хуҗалыкларында җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясен тирәнтен эшкәртү буенча махсуслашкан.
«Бу мәйданнар эшне менә шушы ике юнәлештә генә алып барсалар да, төбәккә эш урыннары булдыру, салымнар туплау ягыннан зур файда булачак. Алар тора-бара үз янына башка производстволарны да туплый башлый», - ди Инвестицияле үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов.
Муниципаль дәрәҗәдәге сәнәгать мәйданнары форматы әлегә федераль дәрәҗәдә законнар белән көйләнеп җитмәгән. Шулай да аларны үзәктән ярдәм алу өчен конкурсларда катнаштыруга мөмкинлекләр туа башлаган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading