16+

Намазлык өстендә Мария

Яңа елны туганнарымда каршылап, 1 гыйнвар көнне өйгә ахшам намазы кергән вакытларда гына кайтып җиттем. Балалар да көне буе йоклаганнар, соң гына уянып, намаз укырга әзерләнеп йөриләр. Улымның Мәскәүдән кайткан гаилә дуслары да бездә. Илһам - Пермь егете, хатыны Мария рус кызы - Псковтан. 4 яшьлек уллары Рамазан әтисе белән...

Намазлык өстендә Мария

Яңа елны туганнарымда каршылап, 1 гыйнвар көнне өйгә ахшам намазы кергән вакытларда гына кайтып җиттем. Балалар да көне буе йоклаганнар, соң гына уянып, намаз укырга әзерләнеп йөриләр. Улымның Мәскәүдән кайткан гаилә дуслары да бездә. Илһам - Пермь егете, хатыны Мария рус кызы - Псковтан. 4 яшьлек уллары Рамазан әтисе белән...

Яңа елны туганнарымда каршылап, 1 гыйнвар көнне өйгә ахшам намазы кергән вакытларда гына кайтып җиттем. Балалар да көне буе йоклаганнар, соң гына уянып, намаз укырга әзерләнеп йөриләр. Улымның Мәскәүдән кайткан гаилә дуслары да бездә. Илһам - Пермь егете, хатыны Мария рус кызы - Псковтан. 4 яшьлек уллары Рамазан әтисе белән бергә намазлык өстенә барып баскан. Мин дә 3 яшьлек оныгыма:
- Бар, син дә әтиең янына бас, - дим. Әмма безнеке аңлап бетермәде, тыныч кына үз уенчыклары белән уйный бирде. Мин дә үз бүлмәмә таба атладым һәм анда намазлык өстендә утыручы Марияне күреп таң калдым. Минем телсез калып басып торганымны киленем Алсу күреп эшнең нидә икәнен аңлатып бирде. Илһамга кияүгә чыккач Мария Ислам динен кабул иткән, Коръән укырга, намаз укырга өйрәнгән һәм мөселман хатын-кызлары кебек киенә башлаган.
Мария намазны укып бетереп, сабыр гына намазлыгын төреп куйды. Мин әле дә аннан күземне алмый бүлмә ишеге янында тынсыз басып торам. Минем мең сораулы карашымнан уңайсызланыпмы, Мария: «Әйдәгез, апа, Мәскәү күчтәнәчләре белән чәй эчерим әле үзегезгә», - дип кухняга таба китте.
Чәй эчәбез. Мариянең эчке дөньясына гына кагылышлы сорауларым өчен алдан ук гафу үтендем. Ул аңлады һәм бик рәхәтләнеп үзе турында сөйләп китте.
«Мине туганда ук Ходай мөселман итеп яраткандыр, хәзер инде мин шундый фикергә килдем. Барлык туганнарым чукындырылган, ә мине әти-әни, ни сәбәпледер, чукындырмый калган. Безнең гаиләдә бу турыда беркайчан да сүз булмады.
Мөселман кешесенә кияүгә чыгам дигәч тә, әнинең соравы бер генә булды: «Яратып чыгасыңмы?» «Яратам», дидем. «Чит мәдәният, чит дин кешесе белән балалар үстереп, гомер буе бер түшәктә, бер түбә астында яшисең бар, син моңа әзерме?» - диде. «Мин моңа күптән әзер инде», - дидем.
Әнием-әтием, Ходайга тапшырыйк инде дип, хәер-фатихаларын бирделәр. Алар ризалыгы белән мөселман булдым. Аңа карап бер генә туганым да миннән читләшмәде. Киресенчә, безнең гаиләгә һәрьяклап ярдәм итеп торалар. Илһамны бик тә хөрмәт итәләр. Алдагы елларда без кайтыр алдыннан иремә намаз укыр өчен аерым бер бүлмәне юып, чистартып куялар иде. Ул намаз укыганда өйдә ник бер тавыш-тын чыксын. Хәзер инде ул бүлмәдә ирем белән бергә мин дә намаз укыйм. Әти-әни без кайтыр алдыннан суыткычны хәләл ризыклар белән тутыралар. Рамазан аенда кайткан вакытлар булгалый. Әни иртүк торып безгә хәләлдән генә ашарга әзерли, хәләл белән авыз ачабыз.
Сез белсәгез иде, Илһамның әти-әнисе минекеләр белән ничек үзара кунакка йөрешкәннәрен. Бертуганнар да алай яшәми. Бәйрәм саен бер-берсен котлашалар, кунакка чакырышалар. Минекеләр дә күнегеп бара инде: Илһамның әти-әнисе кунакка килгәндә өстәлгә аракы куелмый. Аңа карап безнең яктан бер генә кеше дә ризасызлык белгертми. Бәрәкәт бит ул сабырлыктан, тырышлыктан, тынычлыктан иңә.
Мин бүген Ходайдан ялварып сорыйм: балаларымны да чын мөселман ит, иман бир, хәләл ризык белән тукландыр, дим. Тагын бер хыялым бар - балаларымны татарчага өйрәтү. Монысын инде үземнән башлыйм, Алла боерса!»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading