16+

Наркотиклардан спорт саклый

«Татмедиа» агентлыгында матбугат конференциясе барышында Наркотиклар әйләнешенә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы бүлеге идарәсе белән «Татарстан Республикасының студентлар хоккей лигасы» иҗтимагый оешмасы үзара хезмәттәшлек килешүе кабул итте.

Әлеге уңайдан Татарстан буенча ФСКН идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Борис Тетенищев: «Спорт кешеләрне берләштерә, рухын ныгыта. Бу хезмәттәшлегебез яшьләрне наркотиклардан саклауга юнәлтеләчәк», - дип әйтеп үтте. Дәүләт Советы депутаты Николай Рыбушкин студентларның хоккей лигасы, Президент Рөстәм Миңнеханов теләктәшлеге белән, Россиядә беренчеләрдән булып, Татарстанда оештырылганлыгын искәртте. Бүгенге көндә ВУЗларда гына да 14 хоккей командасы бар.
Быелдан башлап, ел саен студентлар хоккей командалары арасында ФСКН җитәкчесе кубогына республика турниры үткәреләчәк. Әлеге очрашуларны «Форвард», «Триумф» һәм «Зилант» спорт комплексларында карарга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading