16+

Ни ашыйбыз диген...

Танышым шәһәр үзәгенә урнашкан кафеларның берсендә администратор булып эшли. Очрашкач: «Ниләр белән сыйлыйсыз?» - дигән сорауны бирмичә кала алмадым. Ул сөйли башлагач, ник кенә сүз кузгаттым, дип уйлап куйдым хәтта. Юк-юкта, таныш түгел ашханәләрдә, кафеларда да ашарга туры килгәли. Дөреслек ничек кенә ямьсез булмасын, кайчакта аны белеп тору күпкә яхшырак....

Ни ашыйбыз диген...

Танышым шәһәр үзәгенә урнашкан кафеларның берсендә администратор булып эшли. Очрашкач: «Ниләр белән сыйлыйсыз?» - дигән сорауны бирмичә кала алмадым. Ул сөйли башлагач, ник кенә сүз кузгаттым, дип уйлап куйдым хәтта. Юк-юкта, таныш түгел ашханәләрдә, кафеларда да ашарга туры килгәли. Дөреслек ничек кенә ямьсез булмасын, кайчакта аны белеп тору күпкә яхшырак....

Тел язмышы
- Безнең кафеның үз кухнясы юк, - дип сүз башлады танышым. - Шуңа күрә ризыкны пешереп, төп кафедан алып киләләр. Китерелгән ризыкны сатып бетермибез икән, үз җилкәбезгә, тагын да төгәлрәк итеп әйтсәк, кесәбезгә сугачак. Менә шуннан башлана инде берсеннән-берсе «матур» вакыйгалар. Беркөнне уылган сыр сибеп пешерелгән тел китергәннәр иде. Затлы ризык матур гына итеп кафеның киштәсенә килеп кунаклады, бәясе шактый кыйммәт булгангамы, алучысы гына күренми. Бер көн ятты, ике көн, өч көн... Аннан соң мин аны алып суыткычка тыктым. Иртән килгәч, сырларын, майонезларын кырып, кат-кат салкын һәм кайнар суда юдым, яңабаштан кайнаттым, өстенә майонезын, сырын салып, духовкага куеп алып, янәдән үз урынына урнаштырдым. Ходай рәхмәте белән алучысы да табылды. Ошагандырмы-юктырмы - әйтә алмыйм, иң мөһиме, мин телдән котылдым. Майонез хәйран яхшы әйбер, искесен кырып ташлап, яңасын сылыйсың да өр-яңа кебек була. Салатлар өстен дә еш кына шулай «яңартабыз». Ризык идәнгә төшеп аламы, башка төрле зыян күрәме, берсен дә әрәм итү юк. Һәркайсы санап, граммлап үлчәп китерелгән, безнең бурыч - шуны акчага әйләндерү.
- Бу ризыгыгыз сыйфатсыз дип кире китереп бирмиләрме?
- Булгалый, әлбәттә, андыйларга ай-вай дип торган юк. Тәлинкәсен тартып алып, акчасын бирәбез дә бераздан икенче кешегә сатып җибәрәбез. Кайберләре ризыкны яратмыйча яисә шикләнеп актаралар, актаралар да, шелтә белдерергә уңайсызланып, ашамыйча калдырып чыгып китәләр. Кәефе кырылганнар, бәлки, бүтән кермидер дә, ләкин үзәктә урнашканга, бездән кеше өзелеп тора дип әйтеп булмый.
- Сезнең кафега даими йөрүчеләр юкмы әллә? Аларга нинди караш?
- Зирәкләре: «Кайсы ризыгыгыз яңа китерелгән», - дип, сорап ала. Без бит алдамыйбыз, яңасын күрсәтәбез, шунысын бүлеп бирәбез. Гел сыйфатсыз ризык кына ашатмыйбыз, килгән көндә сатыла икән, бик әйбәт. Шулай да мин монда ашамаска тырышам. Кайчакта бу кешегә яхшысын бирим әле дип, күз алдына, шүрлеккә куелганны тәкъдим итәсең, ә ул, нигә миңа моннан алып бирәсез, суыткычтагысын бирегез, дип сорап ала. Соң инде кеше күз алдына начарын куясыңмыни, суыткычка аны ризыкның рәте китә башлагач тыгасың лабаса. Ләкин ни эшләтәсең, җаны теләгән, елан ите ашаган ди, суыткычтан икән, димәк, суыткычтан.

Йөрмәсләр бер-төсле кепка киеп
- Әлбәттә, һәр кафеның үз клиентлары була, алар биредә эшләүчеләрнең һәркайсын танып беләләр. Төркемнәре белән килеп, кәеф-сафа кылып чыгучылар да шактый. Үзебезнекеләргә кафеда сатылганнан тыш, спиртлы эчемлекләр алып керергә дә рөхсәт итәбез. Шулай беркөнне бер төркем «үзебезнекеләр» кереп утырды, араларында бер ят ир дә бар. Яңа гына эшкә алганнар икән үзен, бүген егетләрне дә ул сыйлаячак. Хәйран гына утырдылар, түли башлагач, егетнең 1500 сум акчасы җитмәде, шактый гына кызганнар иде, иртәгә кертәбез дип чыгып киттеләр. Онытмыйм дип карап калдым, акча бирергә тиешле егет башына кепка кигән иде. Берәр көн үтте, тегеләр юк, эчкә корт керде. Усалланып йөри идем, ишектә кепкалы егет күренде. Миңа шул гына кирәк. Ә ул исә кереп кәефләнеп утырганын һич кенә дә исенә төшерә алмый. Ничек итсәм иттем, исбатладым, дәлилләдем - акчаны алып, кассага салдым. Инде тынычланган гына идем, төркемнәре белән теге танышларым, алар белән бергә янәдән кепка кигән егет тә килеп кермәсенме. Бурычын искә төшереп, иң элек алыш-биреш ясарга дип, кассага килде. Кызлар белән сиздермәскә тырышып, бу кепкалы егеттән дә акча алдык. Йөрмәсләр икесе бер төсле кепка киеп. Гөнаһысы миңа булмас, шәт. Ул акчаны кесәмә салмадым лабаса, кассир кыз ялгышлык җибәргән иде, шуны капладык...

Ә мин сезне күрәм
- Сезнең кафе шәһәрнең бик уңайлы урынына урнашкан, эшне дөрес итеп оештырганда әллә нинди керемнәр алып булыр иде, - дим әңгәмәдәшемә.
Анысы инде безнең эш түгел, хуҗабызныкы. Аны исә кафега керүчеләрнең фикере түгел, ә безнең ни эшләвебез күбрәк кызыксындыра бугай. Кафеның һәр почмагына диярлек, оят булса да әйтим, хәтта чишенү бүлмәсенә дә видеокүзәтү урнаштырылган, урлап әйбер тутырмагаек, янәсе. Сөйләшеп торсак та, халат итәге ачылып китсә дә, шалтыратып әйтергә иренми. Игътибар итмәскә тырышсак та, гел күзәтү астында эшләү бик авыр. Эшләргә ашкынып киләләр дип әйтә алмыйм. Кеше җитми, шуңа күрә эшләү графигы бик тыгыз. Биредә эшләп кимсенеп киткән кешеләр дә аз түгел. Эштән киткән очракта соңгы айның хезмәт хакын бөтенләй бирми. Ай буе төнге унга хәтле газапланып эшләгән акчаңны бирмәсеннәр әле! Яшьләрнең күзләре ачык үзе, бер-берсеннән сорашып, интернеттан белешеп кенә эш урынын сайлыйлар. Шулай да, теге телне сатып алучы табылган кебек, эшкә берәүләр килә, икенчеләр китә тора, ә хуҗаның эше җай гына үз көенә бара. Кафедагы бәяләргә карап фикер йөртсәң, начар бармый торгандыр дип уйлыйм. Суда пешкән ике кашык бәрәңге боламыгын да утыз сумга сатабыз лабаса...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading