16+

Ни өчен балалар аз туа?

Татарстан җитәкчеләре район һәм кече шәһәрләрдә балалар туу саны кисәк кимүенә борчыла.

Ни өчен балалар аз туа?

Татарстан җитәкчеләре район һәм кече шәһәрләрдә балалар туу саны кисәк кимүенә борчыла.

Демографик күрсәткечләр иң түбән булган шәһәрләр арасында Яшел Үзән, Чистай, Лениногорск, Бөгелмә дә бар. Биредә дөньяга килүче балалар саны азрак, ә үлем очраклары исә күбрәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр иткән.

Министр әйтүенчә, республикада 38 төрле программа буенча эш алып барыла.
– Без алар нигезендә клублар, мәктәпләр төзибез, хастаханәләргә капиталь ремонт ясыйбыз. Кем өчен?! Әлбәттә, халык өчен. Районнарыбызда, аеруча авыл җирләрендә халык яшәмәсә, балалар туып тормаса, бу эшнең кирәге дә калмый. Шуңа күрә бүгенге көндә Президент Рөстәм Миңнеханов белән берлектә район башлыкларына, беренчедән, демографик вазгыятьне яхшыртуны, икенчедән, эш урыннары булдыруны төп максат итеп куйдык, – дигән министр.

Сезнеңчә, районнарда демографик хәлне яхшырту өчен, җитәкчеләр нәрсә эшләргә тиеш?

Диана Галиева:
– Ирләр өчен эш урыннары булдырырга тиеш җитәкчеләр. Бөгелмәнең бөтен ирләре диярлек Себергә барып эшли. Балалар һавадан туа алмый бит.

Рузилә Шәрәфетдин:
– Торырга урыны, ашарга ризыгы булмаган заманда нинди демографик хәл турында сүз булырга мөмкин. Көннән-көн бәяләр котырып үсә. Нәрсәгә таянып, бала тапмак кирәк?! Авыл җирен генә карагыз инде – салым өстенә салым! Көн туса, авылга кагылышлы яңа закон чыга. Ничек яшисең дип сораучы юк. Имеш, бала санын арттырырга кирәк. Нәрсәгә таянып?

Роза Сәлманова:
– Демографик хәлне яхшырту өчен беренче чиратта яшь гаиләләрне фатир белән тәэмин итәргә кирәк. Ипотека белән бурычка батырырга түгел, бәлки арендага фатир бирергә кирәктер.

Эльмира Нуруллина:
– Бездә күп балалылык фәкыйрьлек, хәерчелек синонимы буларак кабул ителә. Кесәсендә акчасы булган кеше дә күп дигәндә ике бала белән чикләнә. Халыкның иртәгеге көнгә ышанычы юк, шуңа бала тапмый.
Гүзәл Җәләлиева:
– Бала табар өчен авыл җирендә яшьләр кирәк. Ә яшьләрне авылда калдыру өчен күп әйбер кирәкми. Эш кирәк!

Рәзинә Сабирова:
– Балык Бистәсе районында да бала тапмый хатыннар. Берничә ел элек бездә, гомумән, бала тудыру йортын ябып куйдылар. Бала табасы килгәннәр дә хәзер Казанга барып табарга мәҗбүр. Тулгагы башланган хатын-кызларны азаплап «Ашыгыч ярдәм» машинасында Казанга алып чыгып китәләр. Эшме инде бу?

Кадрия Сафина:
– Ничек үстерде икән безнең әби-бабайлар алтышар бала? Барысына да белем биреп, барысын да кеше иттеләр. Бөтен нәрсә кешенең үзеннән тора. Татарстан мескен, ярлы республика түгел. Анда тырыш кешеләр яши. Сугыш вакытында да балалар күпләп туган әле. Ә сез зарланып утырасыз. Хәзер хатын-кызлар да ир белән чиләнми, ирне ир итеп санламый. Бер бала таба да ялгыз ана статусында акча алып рәхәтләнеп яши.

Анна Арахамия фотосы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    мена мин алты бала устердем.Моннан 20 ел элек та эшка урнаштып булмый иде хазер да шул УК хал.Кемдер танышын кирак.Безнен Казан малайларын урам себерерга да алмыйлар.Лутчы узбак алалар.Кая карама опот сорыйлар а узларе азрак ойратербез дип алмыйлар.Хоть Анын мактабе да баланы эшка ойрату турында уйлап та карамый ,Ана ин мохиме Е Г бирсен.Хазер налог белан башны катыралар Юкса минем алты бала ,банковой картодан минуска снимать италар.Болай яшарга ярамый хазер яшьлар хэтчбекбездан акыллырак,Бер уйлаганда Кызык инде тормыш Бер булмале узенен квартира сына 5 менлап тули а Анын зарплатасы 10 мен

    Мөһим

    loading