Шәһри Казан

Ниһаять, Казанга да кыш килде

Казанда 27 ноябрьдә кар ятты. Урамнар, бакчалар ап-ак юрганга төренде. Яуган кар янә эреп бетмәс, кыш инде үз вәкаләтенә керешкәндер, шәт.

Реклама

Табигать тә сәерлеләнә башлады шул хәзер. 20-30 ел элек кар ноябрьнең беренче атнасында ук ята торган иде. Казанда соңгы елларда күзәтелгәнчә, кыш уртасында җылы һава хөкем сөрә, көне-төне яңгыр ява. Әбиләребез ул заманнарда мондый хәлләрне күрсәләр, һичшиксез: «Замана ахырыдыр бу?!» - дип, догаларын укырлар иде, мәгәр.
Тәүге карга иң ихластан сөенүчеләр, әлбәттә, балалар. Өлгерләре бакчаларга чаңгыда һәм чанада шуарга чыкты да инде. Казан дәүләт энергетика университетында белем алучы Пуабу Гайлор да карга сабыйларча куана. «Конго Республикасыннан килдем мин, электр челтәрләре инженеры белгечлегенә укыйм, инде 3 нче курска җиттем. Гомеремдә тәүге мәртәбә кышны Казанда каршыладым. Карны инде беләм, ләкин ул минем өчен барыбер дә әкияттәгедәй гаҗәп әйбер», - ди Пуабу. Без дә матур хыяллар, зур өметләр белән яшик, кышларны иминлектә үткәрергә насыйп булсын!

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: