Транспорт һәм юллар проблемасы - бүген Казанда көнүзәк мәсьәләләрнең берсе, чөнки ул һәрбер казанлыга да кагыла. Бөкеләрдән арыну юлын бүген башлыча машиналар өчен хәрәкәтне җиңеләйтүдә күрәләр. Аның өчен юллар киңәйтелә, транспорт чишелешләре төзелә, яңа дамбалар корыла, урманнар кисеп яңа юллар салына. Ләкин автомобиль хәрәкәте өчен кулай шартлар туган саен, машиналар...
ТР Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе мәгълүматлары буенча, соңгы 8 ел эчендә республикада машиналар саны 50 процентка арткан. 2004 елда Татарстанда 709 мең машина булса, бүген ул сан 1 млн 74 меңгә җиткән. Башкалага килгәндә исә биредә бер мең казанлыга 285 машина туры килә. Бу бит һәр өченче кешенең автомобиле бар дигән сүз! Һәм бу сан үскәннән-үсә. Бездә бит соңгы 10-20 елда һәркемдә машина булырга тиеш дигән фикер таралды. Юк икән, димәк, дәрәҗәң түбән, матди хәлең аксый. Бүген 5-6 машинасы булган гаиләләр шактый. Чит илне алсаң, анда хәлләр башкачарак. Мисал өчен, Германия - БМВ, Мерседес, Ауди кебек иң данлыклы машиналарны чыгаручы дәүләт. Ләкин немецлар үзләре машинаны күбрәк шәһәр читенә чыгар өчен, йөк ташыр өчен генә куллана. Студентлар барысы да велосипедта. Бездәге кебек университет каршында әти алып биргән кыйммәтле машина белән мактанып торыш юк. Шәһәр халкы өчен дә иң популяр транспорт - метро һәм велосипед. Бөкеләр турында инде ишеткән дә юк.
Шуңа күрә без дә транспорт проблемасын чишәбез дисәк, әкренләп машинадан баш тарту өчен алшартлар тудырырга кирәк. Ләкин бензин бәясен арттыру, юлларны түләүле итү кебек кырыс ысуллар белән түгел, ә автомобиль йөртүчене альтернатив транспортка җәлеп итү аша. Андый транспортка җәмәгать транспортын һәм велосипед, скутерларны кертик.
Челләдә кондиционерсыз автобуста…
Кызганыч, без бүген җәмәгать транспортының халыкта дәрәҗәсе төшүен күрәбез. Янәсе, автобуста йөрисең икән, димәк, керемең аз, эшең престижлы түгел, статусың түбән һ.б. Гәрчә син утырган автобусның синең дәрәҗәңә бернинди катнашы да юк, чөнки ул синеке түгел, ә җәмәгатьнеке. Ул шуңа шулай дип атала да. Ләкин күпчелек болай уйламый.
Бер карасаң, казанлыларны да аңларга була. Йөрсен иде урамнарда уңайлы, заманча автобуслар. Казанның сөремгә баткан кызыл автобуслары инде һәркемгә яхшы таныш. Башкалада кондиционерлы автобус та күргән юк минем. Шәһәр халкы 30 градуслы челләдә шыгрым тулы автобус салонында тирләп барырга мәҗбүр. Быел җәй пассажирларның аңнарын югалту очраклары да булгалады. Чит илләрдә мондый хәлне күз алдына китерү дә мөмкин түгел. Югарыда әйтелгәннәр автобусларның халыкта нигә популяр булмавын аңлата да инде.
Шуңа күрә казанлыларны машинадан автобуска күчерик дисәк, автопаркны яңартырга, пассажирлар өчен уңай шартлар тудырырга, эшкә тәҗрибәле йөртүчеләрне генә алырга кирәк.
Бу шулай ук трамвайларга да кагыла. Иске, черек трамвайлардан арынып, Европадагы кебек трамвайлар аласы урынга бездә бу төр транспорттан бөтенләй баш тарталар. Ә бит ул экологик яктан да отышлырак, зур чыгымнар да таләп итми. Бөкедә утыру да янамый. Үз күзәтүләрем буенча әйтәм, Истанбул, Берлин, Копенгаген, Амстердам, Париж кебек зур шәһәрләрне бөкеләрдән иң элек заманча, уңайлы трамвайлар коткара. Халык аларда яратып йөри һәм кыенсынмый да.
Зур өметләрне Казан метросына баглыйбыз инде. Башкалабыз өчен ул әле яңа транспорт һәм әкренләп кенә популярлашып килә. Киләчәктә яңа станцияләрнең ачылуы транспорт проблемасын чишүгә зур өлеш кертер дип өметләник.
Бөкеләр проблемасын чишәр өчен тагын бер юл - шәһәр халкының ике тәгәрмәчле транспортка күчүе. Мотоциклга утырырга һәркем кыймый һәм шәһәр өчен ул артык экстремаль булыр. Велосипед һәм скутерларны әйтүем. Юлда алар күп булсалар да, бөкеләр хасил итмиләр. Әлбәттә, безнең яклар өчен велосипед, скутерлар беренче карашка гадәттән тыш, экзотик булып тоела. Ләкин йөреп карасаң, бу төр транспорт машинадан күпкә отышлырак: ягулык чыгымы минималь, бөкеләрдә утырасы юк. Мин моны үземнең тәҗрибәмнән чыгып әйтәм: бу җәйне скутерда үткәрдем һәм шатланып туя алмыйм. Шәһәрнең бер башыннан икенчесенә барып җитәр өчен иң күбе 30-40 минут кирәк. Шәһәрне көне буе урап йөрсәң дә, 50 сумлык бензин җитә. Миллениум күперендә бөкедә утыручы йөзләгән машина арасыннан җилдереп узып китү - үзе бер рәхәт...
Кемнән үрнәк алырга?
Ике тәгәрмәчле транспортның бүген бездә популяр булмавын аның куркынычлыгы белән аңлаталар. Бер караганда дөрес тә. Ләкин бит нигездә бу төр транспорт үзе түгел, ә аның өчен шәһәрдә тиешле шартлар булмавы куркыныч яный. Шуңа күрә велосипед һәм скутерлар аша юллардагы транспорт агымын киметик дибез икән, аның өчен шартлар да тудырырга, иң элек велосипедлар өчен аерым тар юллар булдырырга кирәк. Сүз уңаеннан, Чаллы мэры Васил Шәйхразиев әнә шул юлдан китте дә. Күптән түгел «КамАЗ»лар каласында үзем булып, урамнар буенча велосипедта йөреп кайттым. Велохәрәкәт өчен барлык проспектларда да тиешле шартлар тудырылган, халыкның бик күп өлеше - бала-чагадан пенсионерына кадәр - велосипедтан файдалана, «монда ал, башка җирдә калдыр» системасы буенча бик күп велопрокат нокталары ачылган. Шәһәр башлыгы үзе дә еш кына велосипедта йөри. Чын дөресен әйтәм, Чаллы ул ягы белән хәзер Европа шәһәрләреннән бер дә калышмый. Башкалага да бу тәҗрибәне әкренләп үзләштерергә вакыт.
Ә әлегә Казан халкы, кондиционерсыз автобусларда тирләп-пешеп, бөкеләрдә утырырга мәҗбүр. Исәпләп карасаң, бөкеләр шәһәргә һәм аның халкына искиткеч зур зыян китерә бит. Республика өчен хезмәт куйган төрле белгечләр көн саен кыйммәтле вакытының 1-2 сәгатен бөкеләргә сарыф итә. Тонналар белән исәпләнгән ягулык әрәмгә яна, әйләнә-тирә мохиткә коточкыч зур зыян килә, сулаган һавабыз газлар белән пычрана. Ул бөкеләр бит психологик яктан да тискәре тәэсир итә. Кешене рухи яктан арыта. Бөкедә утыручының ачуы чыга, өенә кайту белән, ул аны өйдәгеләргә «түгә». Бөкедә юл бүлешә алмаучыларның бер-берсенә йодрык белән ташланганын шәһәрдә еш күрергә була.
Россиянең башка шәһәрләрендә яки чит илләрдә нигә шундый ук проблема юк икән дип уйлап куясың... Башкаларның тәҗрибәсен өйрәнеп, бик тиз чишәр идек юкса. Кем белә, бәлки безнең җитәкчелеккә шулай кулайрактыр да: юллар күбрәк булган саен, машина да күбрәк; машина күбрәк булган саен, бензин да күбрәк кирәк. Бөкедә утырганда исә кулланылган ягулык күләме тагын да арта. Ә нефть һәм бензин бизнесы, билгеле булганча, иң күп керем китергән кәсепләрнең берсе. Ә Татарстанда ул аерым әһәмияткә ия...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар