Шәһри Казан

Никахмы, «никак»мы?

Әрмәнгә кияүгә чыгып кыз үстергән таныш марҗа хатынның бердәнбере татар егетенә кияүгә чыкты. Егет ягының никах мәҗлесе уздырасын белгәч: «Там какой-то «никак» будет еще у них», - дип көне буе кайгырып йөрде танышым. Аның никахны әллә уйнап, әллә уйлап «никак» дип атавыннан көлке дә, кызганыч та булып китте. Кызының баласы...

Татарча да, русча да бер яңгыраган Алина исемен барыбер мулла кушты оныгына. Бу мисалдагы яшь пар турында әлегә әллә ни сөйләшеп булмый. Аларның яшиселәре алда, бәлкем алардан да яхшы яшәүче булмас. Максатым - катнаш гаилә төзеп гомерләренең көзләренә җитүчеләр турында язу иде.
Катнаш гаиләләр бүгенге көн күренеше кебек тоелса да, аларның элек тә булганлыгы беркемгә дә сер түгел.

Реклама

Катнаш гаилә №1
Сабир бабай (исеме үзгәртелде) сугыштан украинка хатын алып кайта. Ун бала үстерәләр алар. Гомер буе татар авылында яшәп, татарлардан да матуррак итеп татарча сөйләшергә өйрәнә Галина түти. Кызларын татарга кияүгә бирә, малаен татар кызына өйләндерә. Бер кызлары руска кияүгә чыгам дигәч: «Кызымны руска бирергә дип үстермәдем», - дип тарткалаша әле. Бу кызы барыбер руска кияүгә чыга. Ни гаҗәп, бер авыз сүз татарча белмәгән рус кияүләре, бер-ике елдан татарча такылдап тора башлый. Инде Сабир бабай белән Галина әби күптән вафат булсалар да, аларның балалары, оныклары, оныкчыклары бергә җыелышсалар, татарча гына сөйләшеп, җырлашып-биешеп бердәм яши бүгенге көндә дә.

Катнаш гаилә №2
Харис абыйның әти-әнисе колхозлашу чорларында Себер якларына күчеп китешли, бер рус авылында төпләнеп калалар. Рус авылында туып, шунда үскәч, балалары руслашканга әллә ни игътибар бирми ата-ана. Малайлары Харис рус кызына өйләнә, ике кызлары да рус егетенә кияүгә чыга. Шул Харис абыйның марҗадан туган ике бөртек баласы шул тиклем руслашалар ки, картайган көнендә, үз әтиләре алар өчен «недорезанный татарин»га әйләнә. Тамырларында татар каны агуы турында уйлап та карамый аның балалары. Балаларыннан ишеткән мондый авыр сүзләргә чыдамый Харис абый. Аны суелган килеш бакчалары яныннан агучы инеш буенда табалар. Ул үз-үзенә кул сала.
Катнаш гаилә №3
Шәйхетдин абый белән Зина апа безнең авылга Белоруссиядән кайттылар. Икесе дә олы яшьтә. Бездән бер-ике өй аркылы торган иске генә өй сатып алып, аны ялт иттереп ремонтлап шунда яши башладылар. Ниндидер гаепләре бар кешеләр кебек, кеше белән бик аралашмыйча гына көн күрде алар. Җәен бакча үстерделәр. Шәйхетдин абый телевизорлар төзәтә, балыкка йөри иде. Күренеп тора, гади генә кеше түгел абзабыз. Аныкы кебек гөрелдәп чыккан тавыш гаскәриләрдә генә була. Дөрестән дә, ул сугышлар кичкән полковник булып чыкты. Чыгышы белән безнең якныкы. Ике баласы белән хатынын калдырып Бөек Ватан сугышына китә ул. Сугыш бетәр алдыннан гына Зина апа белән яңа гаилә төзеп, Белоруссиядә гаскәри хезмәттә гомерен уздыра. Балалары булмый аларның. Туган якларына үләргә дип кенә кайта ул. Кышның салкын гыйнвар аенда дөнья куя Шәйхетдин абый. Тау башында ике генә коммунист күмелгән каберлеккә җирләргә кушкан була үзен. Шунда җирләп, кырыкларын уздыргач, Зина апа үз якларына китеп барды. Сәламәтлеге булганда, ел саен кайтып, каберен карап торды тормыш иптәшенең.

Катнаш гаилә №4
Минем әни ягыннан әбием белән бабам, узган гасырның утызынчы елларында, Башкортстан ягыннан килеп, Бөгелмә ягындагы чеп-чи рус авылында гомер кичерәләр. Әни сөйләвенчә, әби белән бабай, руслар белән катнашып гаилә төзүләрне зур гөнаһка санап, аларны кечкенәдән куркытып үстерәләр. Бер татар баласы булмаган рус мәктәбендә белем алсалар да, яшьлекләрен рус мохитендә уздырсалар да, алардан татарлар дип көлүче дә, мыскыллаучы да булмаган. Өлкән абзыйлары гына рус кызына гашыйк булып башын югалта яза. Ләкин әби белән бабай шул тиклем каршы торалар, абыйларына мәхәббәте Варядан ваз кичәргә туры килә. Татар егетен бик нык яраткан Варя, аңа үч итеп, сугыш елларында Ленинградтан килеп буй житкергән яһүд егетенә кияүгә чыга һәм авылдан китә. Бер елдан, яһүдтән туган баласын күтәреп, чибәр Варя авылга кайтып егыла. Яһүд гаиләсе рус кызын кабул итмәгән булып чыга.
Шушы дүрт гаилә тарихына тагын меңне өстәп язсаң да, гыйбрәт өчен күп булмас иде кебек. Бу гаиләләрнең уңышлыларын да, уңышсызларын да бик үк тирәннәрдә яткан сәбәпләрдән чыгып анализлыйсы килми. Мин санап киткән катнаш гаиләләрнең дүрт төрле язмышка дучар булуы, минемчә, хисләр тирәнлегендә. Бәлки бу бик гади аңлатма бирү булыр. Ләкин һәр гаилә мәхәббәт хисенә корылган булырга тиеш. Әгәр мәхәббәте чын булмаса, Галина әби ничә еллар буе инвалид ирен карап татар авылында гомер кичерер идеме? Минск шәһәрендәге уңайлыклары булган фатирын калдырып, Зинаида апа карт полковник иренә ияреп, аны соңгы юлга озатыр өчен генә, сигез ел гомерен татар авылында уздырыр идеме? Чын хисләргә корылган булса, Харис абый гаиләсендә мондый аяныч хәл булмас иде. Аның татар икәнлеген яратып кабул итәрләр иде. Бергә булсалар, әниемнең абыйсы белән Варяның язмышлары кайсы якка борылыр иде икән? Әйтүе кыен. Әмма шунысы хак - бу мисалларда уйланырга урын бар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: