Бала акчасы килүгә, балага моны алып куям, аннан тегесен дип планлаштырырга да өлгермисең, көтелмәгән чыгымнар чыга да куя. Акча җитми, диләр, әмма мулрак булса, аны җиткереп тоту бик үк кыенга туры килмәс кебек...
Скопировать ссылку
Бала акчасы килүгә, балага моны алып куям, аннан тегесен дип планлаштырырга да өлгермисең, көтелмәгән чыгымнар чыга да куя. Акча җитми, диләр, әмма мулрак булса, аны җиткереп тоту бик үк кыенга туры килмәс кебек...
Акчаның үз урыны
Ай үсәсен көн үсә икән бу балалар – кием алып өлгерә торган түгел. Кибеткә керсәң, бала киеменең бермә-бер кыйммәт торуын күреп, гаҗәпкә каласың. Моннан тыш, калган кирәк-яракларын санап бетерерлек түгел. Аннан олы баладан кече балага кала, бер-берсенекен киеп үсәләр дигән төшенчә дә бетеп бара бүген. Бердән, аның киеменең сыйфаты шулкадәр генә. Бик кыйммәтлесен алсаң, балаң кими дә кала – ул кием-салым, аяк киеме бик тиз кечерәя.
Үзебезгә дә бер сезонда көтмәгәндә 3 пар аяк киеме сатып алырга туры килде. Ә сыйфатлысы тузмыйча да калды. Шул ук вакытта һәрберсенә бик яхшыны алырга да акча җитеп бетми. Ә бар нәрсәгә акчаны җиткереп тотар өчен бик тырышырга кирәк булачак. Акча керер җирең булмаса, аны саклап тотып кына да булмый. Һәр акчаның үз урыны бар аның.
Машина алып буламы?
Керер урын димәктән, ана капиталының күләме 2020 елда 3,8 процентка индексацияләнеп, 5 ел үзгәрешсез торганнан соң, 466,6 мең сум булачак. Сертификатларның күләме дә, өлешчә сарыф ителгән сертификатлар буенча калган акча да индексацияләнәчәк. Ана капиталы ел саен арттырылачак һәм 2021 елга аның күләме 489 мең сумга җитәчәк.
Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлекчәсенең социаль түләүләр бүлеге башлыгы Гөлсинә Сабирова белдергәнчә, ана капиталының 90 проценты торак шартларын яхшырту өчен тотыла. 225 меңнән артык гаилә йорт-җирле була. 190 меңнән артык гаилә торак кредитларын өлешчә яки тулысынча каплау өчен бу акчаны файдаланган. Бер үк вакытта 20 мең кеше моны баланың укуы өчен түләүдә кулланган. Пенсия фондына күчерүчеләр дә бар.
Казанда яшәүче Наилә бу акчаны олы улының укуы өчен файдалануын сөйли. «Гаиләгә кергән акча артык булмый. Бу – кызымның өлеше, тик бүген ул абыйсының укуы өчен кирәк. Улыма әйтеп куйдым. Син хәзер вузда укыйсың, ә акча эшли башлагач, бу кечкенә сеңлеңә ярдәм итәрсең, дип аңлаттым», – ди ул.
Ана капиталы акчасына торак сатып алуның да, машина алуның да бер зыяны юк. Алар барысы да шушы гаиләнең яшәү шартларын яхшыртырга гына хезмәт итәчәк. Соңгы вакытта бу акчага машина алу мәсьәләсе турында канун әзерләнә. Әлегә бернинди төгәл җавап юк. Бәлки киләчәктә бу мәсьәлә уңай хәл ителер.
2019 елда Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлекчәсе 15 мең ана капиталына сертификат тапшырган. Гомумән, әлеге программа эшли башлаганнан бирле, республикада 285 мең сертификат бирелгән. Шуның 80 проценты бу акчаны кулланган инде. Программа буенча ана капиталы аша барлыгы 85 миллиард сум акча түләнгән.
Реклама
Ана капиталы гына түгел
Билгеле булганча, 2018 елдан башлап, аз керемле гаиләләргә айлык түләү буларак ана капиталы акчасын файдалану мөмкин булды. Пенсия фонды хезмәткәре Гөлсинә Сабирова әйтүенчә, быелның 9 аенда 800 шундый гариза кергән. Узган ел белән чагыштырганда, бу саннар өч мәртәбә күбрәк. Ана капиталыннан айлык акча мәсьәләсендә барлыгы 1100дән артык гаилә мөрәҗәгать иткән.
Гаилә бу акчаны алу хокукына ияме-юкмы икәнен үзе дә ачыклый ала. Гаилә соңгы 12 айда алган керемнәрне 12гә бүлә, аннан аны өйдәге кешеләр санына бүлә. Моңа яңа туган баланы да кертергә кирәк. Килеп чыккан сумма яшәү минимумыннан кимрәк булса, Пенсия фондына бара аласыз яисә үзегез шунда барып санатып кайтыгыз.
Бала акчасы артамы?
Социаль иминият фонды аша бирелә торган хастаханә, декрет һәм бала акчасының да артуы көтелә. Билгеле булганча, ана һәм бала белән бәйле дүрт төрле пособие акчасы түләнә. Аның икесе хатын-кызның бала тапканчы алган уртача хезмәт хакына бәйле. Болар – йөклелек чоры буенча һәм баланы ел ярымга кадәр караган өчен пособиеләр. Калган икесе бер генә тапкыр бирелә торган ярдәм акчалары – бала тууга һәм табибка йөклелекнең алдагы айларында ук исәпкә басуга карый. Алдан карап үткән йөклелек һәм бала табу чоры буенча 140 көнлек ялның максималь акчасы 1 гыйнвардан 322 мең 191 сум булырга мөмкин. Баланы караган өчен максималь айлык акча күләме – 27 984 сум. Бу акчаның күләме кимрәк тә була ала. Әгәр дә 2018 һәм 2019 елларда хатын-кыз 67,9 һәм шулай ук 72 меңнән кимрәк акча алса (социаль иминият фондына түләнгән хезмәт хакларыннан кертемнәрнең югары суммасы шундый була). Әгәр дә хатын-кыз моннан да күбрәк акча эшләсә, барыбер шушы ук сумманың чиге сакланачак. Бала тууга бирелә торган пособиенең күләме – 17 479 сум, ә алдан табибка барсаң, 655 сум өстәләчәк.
Декрет акчасын исә әни генә түгел, әти дә, эшләп торган әби белән бабай да алырга мөмкин. Илдә һәр 50нче әти хатыны урынына декретка чыга. Узган ел 13,7 мең ир-ат һәм 670 мең хатын-кыз бала ялына чыккан.
Комментарийлар