16+

Ноябрьдә кыш җитәрме?

Синоптиклар атна азагына кадәр республикада җылы һава саклана, дип вәгъдә итә.

Синоптиклар атна азагына кадәр республикада җылы һава саклана, дип вәгъдә итә.

Чәршәмбе көнне, 13 ноябрьдә, Татарстан аша салкын атмосфера фронты узачак. Ул җепшек кар һәм яңгыр алып килә. Һава температурасы төнлә -1дән +4 градуска кадәр, көндез – 2дән 6 градуска кадәр җылы булачак.

Иртәгә – 14 ноябрьдә, төбәк көнбатыштан килгән антициклон йогынтысында була. Нигездә, явым-төшем ихтималы аз. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -4 тән +1 градуска кадәр, көндез 0дән +5 градуска кадәр тәшкил итәчәк.

Татарстан синоптиклары мәгълүматы буенча, бу атна ахырына кадәр антициклон йогынтысы сакланачак һәм, нәтиҗәдә, явым-төшемсез аз болытлы һава торышы көтелә. Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары -1 градуска кадәр 0дән түбән төшәчәк, көндез һава 1-6 градуска кадәр җылыначак.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading